Открытие мечети - Официальный сайт Самарской Исторической Мечети

Открытие мечети

Губернатор Дмитрий Азаров:

“Самар төбәгенең төрле дин кешеләре арасындагы дуслыкны саклап калырга көч куярбыз”

Самарның Алексей Толстой урамында урнашкан Тарихи мәсҗид реконструкциядән соң үз ишекләрен ачты. Шушы уңайдан зур тантана узды. 

Былтыр гыйбадәтханәгә 130 ел тулды. Әмма пандемия аркасында бу вакыйганы билгеләп үтүне кичектереп торганнар иде. Шулай итеп, әлеге чара Тарихи мәсҗиднең юбилеен да үз эченә алды.  Тантананың нәкъ быел, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгында уздырылуы аңа тагын да зур әһәмият өстәде. 

Бәйрәмне оештыру комитетын Самарның “Прогресс-В” компанияләр группасы президенты, Россия Федерациясенең Атказанган төзүчесе Гата улы Вазыйх Мөхәммәтшин җитәкләде. Һәм, әйтергә кирәк, оста җитәкченең һәм башка оештыручыларның тырышлыгы аркасында тантана югары дәрәҗәдә үтте.  

Ничә көн рәттән яуган яңгыр да бу көнне туктады һәм, гыйбадәтханәнең ярымайларын ялтыратып, кояш чыкты. Тантанага җыелган кешеләрнең йөзләреннән дә нур бөркеп торды. Алар шушы олуг вакыйгага чын күңелләреннән сөенеп, бер-берсен тәбрикләделәр, изге теләкләрен җиткерделәр. 

Самар мөселманнарын зурлап бәйрәмгә килгән Губернатор Дмитрий Азаров та әлеге вакыйга уңаеннан шатлыклы хисләр кичерүен билгеләп үтте. 

“Бүген бик куанычлы көн. Тарихи мәсҗид – региональ әһәмияткә ия булган һәйкәл. Бәйрәмгә өлкәбездән генә түгел, башка төбәкләрдән дә күп кеше килүе сөендерә. Иң беренче чиратта, мәсҗидне торгызу, реставрацияләү эшләрендә катнашучыларга олуг рәхмәтемне белдерәсем килә. 

Бу мәһабәт бина, һичшиксез, шәһәребезне бизәп тора. Ул кешеләрне Ислам гореф-гадәтләре тирәсендә берләштерүче, аларның Иманнарын ныгытучы рухи символ булып хезмәт итә. Һәм бүген Россия җирендәге дөнья диннәре бердәмлегеннән Самар өлкәсе һәм Россия халкы рухи көч, гомуммилли берлек туплый. Бу турыда Президентыбыз Владимир Путин да әйтеп үткән иде. 

Самар төбәгенең уникаль гадәтләрен, төрле милләт һәм төрле дин кешеләре арасындагы дуслыкны саклап, аларны киләчәк буыннарга тапшырыр өчен барыбыз бергә көч куярбыз, дип ышанам. Бу бинаны реставрацияләүдә үз өлешен керткән шәхесләргә, малтабарларга, төзүчеләргә, шулай ук бу тантананы оештыручыларга, аеруча Вазых Гата улына, рәхмәтемне белдерәм. Хәзерге авыр вакытларда ышаныч, кыюлык, бердәмлек күрсәткәнегез өчен бөтенегезгә дә рәхмәтлемен. 

Тынычлык, иминлек телим, Аллаһы Тәгалә Үзенең ярдәменнән ташламасын”, — диде үз чыгышында регион башлыгы.

Мәсҗидне тергезү эшен гыйбадәтханә шурасының рәисе Усман Илингин башлап җибәрде һәм аны башкарып чыгу өчен бик күп көчен куйды. Аның шушы фидакарь хезмәтен исәпкә алып, Губернатор Усман әфәндене Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Шулай ук Дмитрий Азаров Тарихи мәсҗидне реконструкцияләүдә ярдәмен күрсәткәне һәм әлеге бәйрәмне оештыруда актив катнашканы өчен Вазыйх Мөхәммәтшинга рәхмәтен белдерде.

Тарихи мәсҗиднең имамы Наил хәзрәт Биктаев Коръән сүрәләрен укыгач, сәхнәгә Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин күтәрелде һәм халыкка тирән мәгънәле фикерләрен җиткерде:

“Самар өлкәсе безнең өчен бик кадерле. Кайчандыр Идел Буе Болгар дәүләтенә кергән бу җир илебез төбәкләре арасында энҗе бөртеге булып тора. Зур һәм бердәм илебез Россия Киев Русеннән һәм Болгардан башлангыч ала. Президент Ватаныбызның киләчәге, аның көче, кодрәте, чәчәк атуы турында кайгырта. Һәм бүген, шушы мәсҗидне ачу тантанасында, без Владимир Путинның сүзләрен искә алабыз. Ул: “Безгә Көнбатышның чүп-чар демократиясе, азгынлык-бозыклыклары, саташулары кирәк түгел”, — диде ул. Безнең вөҗданыбыз, тормышыбыз, гаиләләребез православие, Ислам, иудаизм һәм буддизм диннәре нигезендә төзелә. Шулай булмаса, тормышның бәхете дә, мәгънәсе дә юк. 

Күпме көч куеп, мәхәббәт салып, бу гыйбадәтханәне тергезү – үз-үзебезне тергезү ул. Һәр авылда, һәр шәһәрдә Аллаһы йортлары эшләп торсын да алар халык белән тулы булсын иде. Бөек Ватаныбызның чәчәк атучы төбәге – Самар өлкәсе гөрләп алга барсын!”

Бәйрәмгә үзе килә алмаган Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең урынбасары Марат Хөснуллин Самар мөселманнарын котлап, тәбрикнамәсен җибәргән. Аның изге теләкләрен халыкка бәйрәмне алып баручы – “Яктылык” мәктәбе мөдире Радик Газизов укып үтте: 

“Менә инде унбер гасыр дәвамында Ислам күп милләтле илебездә иң әһәмиятле диннәрнең берсе булып тора. Ислам бүгенге җәмәгатьчелекнең мәдәни һәм рухи үсешенә зур өлеш кертә. Бу дин гомумкешелек кыйммәтләрен, мәгърифәтчелек идеяларын тарата, дөреслеккә, мәрхәмәтлелеккә, кешелеклелеккә өнди.

Самар мөселманнарын Идел буендагы иң борынгы гыйбадәтханәләрнең берсе булган Тарихи мәсҗиднең 130 еллыгы һәм реставрациядән соң ачылуы белән тәбрикләп, исәнлек, бәхет, тынычлык һәм барлык эшләрегездә уңышлар телим”.  

Самар өлкәсе мөселманнарының Региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин  Тарихи мәсҗидне тергезүдә ярдәм иткәннәре өчен өлкә Хөкүмәтенә, Дмитрий Азаровка һәм бу изге эшкә үз өлешен керткән һәр кешегә олуг рәхмәтләрен җиткерде.

“Аллаһыга шөкер, төрле милләт, төрле дин вәкилләре булышты. Раббыбыз барысына да савапларын кайтарсын. 

Бүген мәсҗидләр, чиркәүләр, синагогалар тергезелүенә без шатланабыз. Бу кешеләрдә Иман, вөҗдан барлыгын күрсәтә.

Гыйбадәтханә эчке һәм тышкы бизәлеше белән генә түгел, ә халыкка кирәк булуы белән матур булсын иде. Ул буш тормасын, бирегә гыйбадәт кылырга, киңәш сорарга килсеннәр иде. 

Барыбызга да Раббыбыз биргәннәргә шөкер кылып, Аның рәхмәтенә ирешеп яшәргә язсын”, — диде Талип хәзрәт.

Киләчәктә, Аллаһы бирсә, Тарихи мәсҗид янында спорт залы, уку йорты ачарга да ниятләнә. Биредә балаларга дәресләр, мастер-класслар уздырырга исәплиләр. 

Әйе, 130 еллык бай тарихы булган бу Аллаһы йорты шәһәребезнең күрке булып тора. Аңа мөселманнар гына түгел, башка диннәрнең вәкилләре дә сокланып карый. Һәм мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин әйткәнчә, шунысы аеруча мөһим – мәсҗид ихласлы бәндәләр, Иманлы яшьләр белән һәрвакыт тулы булсын иде.

Миләүшә ГАЗЫЙМ. 

Әнәс Мингалиев

фотосурәте. 

(“Сәлам” гәҗитәсе)

    

 

  

Добавить комментарий