Бердэмлек №30 2011 - Официальный сайт Самарской Исторической Мечети

Бердэмлек №30 2011

Быел Самара өлкәсенең сигездән алып уналты яшькәчә дүрт йөз илле мөселман баласы — 290 малай һәм 160 кыз, Крас-ный Яр районының «Космос-2» санаторий-лагеренда ялда булдылар. Кондырча елгасы буенда урнашкан лагерьның дүрт корпусында яшәгән балалар Самараның «Нур» мәдрәсәсе мөгаллимнәре, аларның хәләл җефетләре, шәкертләре кулы астында дини тәрбия алдылар һәм искиткеч матур табигатьтә рәхәтләнеп ял иттеләр. Төбәгебездә яшь буынны мөселман традицияләрендә тәр бияләүгә юнәлтелгән күмәк хәрәкәтнең көчәюе — шатлыклы күренеш, әлбәттә.

Биредә Самара өлкәсе мөфтиятенең, Региональ Диния нәзарәте попечительләр советының, өлкә сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының, җәмәгать эшлеклеләренең, ислам дине әһелләренең, өлкә мәгариф бүлеге хезмәткәрләренең шушы лагерьны оештыруда күрсәткән тырышлыклары олы хөрмәткә лаек. Мөселман лагереның эшен тә мамлау кичәсе Сабантуй рәвешендә үткәрелде. Әлеге тантаналы чараны ачканда мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин:

Балалар! Яшь чакта өйрәнгән нәрсәләр, ташка язылган кебек, гомерлеккә кала.
Сез дә биредә үзләштер гәннәрне онытмасагыз иде. Киләчәктә дә ты рышып укы гыз,
дини һәм дөнья ви белемегезне гел үс тереп, камилләштереп торыгыз,
бозык лыклардан сакланыгыз, тәүфыйклы булыгыз…

Прочитать полностью (PDF в новом окне)

Добавить комментарий