Тик игелек кенә кылып яшәде… - Официальный сайт Самарской Исторической Мечети

Тик игелек кенә кылып яшәде…

Сания Мингачева истәлегенә

2023 елның 26 мае Самара мөселманнарына тирән кайгы алып килде — Сания Вагыйз кызы Мингачева фани дөнья белән хушлашты. Самара татарлары арасында аны белмәгән кеше юктыр. Сания остабикәнең тормыш юлы барыбызга да үрнәк булырлык. Йөзләгән шәкертләренә дини гыйлем биргән остазыбыз соңгы сулышыбызга кадәр иң кадерле кеше булып йөрәкләребездә калачак, ә көләч йөзе һәрвакыт күз алдыбызда булыр.

Сания абыстай, тирән ди­ни белем иясе һәм таләпчән мөгаллим булуына карамас­тан, кеше йөрәгенә юл табып, йомшак һәм урынлы сүзләре белән һәркемнең күңелен дә­валый белә иде.
Сания ханым белән соңгы мәртәбә сөйләшеп утырганда, ул ничектер үзенең тормыш юлын исенә төшерә башлады.

1992 – 1996 елларда, хә­ләл җефете Габделәхәт Фоат улы Мингачев белән бергә, әле бик яшь булуларына карамастан, Похвистнево районы, Гали авылының Урта мәчетендә ислам дине ни­гезләрен укыта башлыйлар. Бөтен көчләрен һәм туплаган белемнәрен җигеп, олыларны һәм балаларны дингә өндиләр. Мәктәптә, мәчеттә, мәдрәсә төзелгәч – анда, көн­дез дә, кичен дә укулар оештыралар. «Без ул вакытта Габ­деләхәт белән бөтен авыл халкына да дини гыйлем би­рү теләге белән яши идек», — дип сөйләгән иде Сания ханым. Гали авылы халкы аларны бүген дә хөрмәт белән искә ала.

Динле гаиләдә тәрбия­ләнгән Сания ханымның тор­мыш юлы башка юлдан ки­тәргә мөмкин дә түгел иде. Әтисе Вагыйз хәзрәт Яруллин һәм әнисе Асия абыстай балаларын да әхлаклы һәм динле итеп тәрбияләгәннәр.

Медицина училищесын тәмамлагач, Сания ун ел дәвамында кан алу стан­ция­сендә эшли. Шул арада ул Габделәхәт Мингачевка кияүгә чыга, матур гына яши башлыйлар. Бераздан икәүләшеп Бохарага дин белеме алырга китәләр. Укып кайткач, алдарак искә алып үткән Гали авылы мәдрәсә­сен ачуга күп көчләрен ку­еп, шунда хезмәт итәләр. Бер­ничә ел эшләгәннән соң, 1996 – 2003 елларда Согуд Га­рәбстанына барып, бе­лем­нәрен камилләштереп кайталар. Сания ханымның остазлык сыйфатларын ишетеп белгән кешеләр аның чит илдән кайтуын зарыгып көттеләр. Кайту белән ул Җәмигъ мәчетендә балалар һәм хатын-кызлар өчен гарәп графикасы, Коръән уку тәртибе, дин тарихын өйрә­нү дәресләре уздыра башлый. Сания ханымның күңеле, йө­рәге аша үткән йөзләгән шәкертләре ислам динен ти­рәнтен өйрәнеп, намазга басалар, үз гаиләләренә дә дини тәрбия бирәләр.

Сания остазыбыз хаҗга ба­ру бәхетенә ирешкән кеше.

Соңгы көненә кадәр ул мәчеттә укытуын туктатмады. Шәкертләренә, мәчеткә кил­гән кешеләргә белемен би­реп калдырырга тырышты.

Менә шундый гаҗәеп шә­хес иде ул Сания остазыбыз Мингачева. Бөтен шә­керт­ләре, дуслары, аның нурлы йөзен күргән һәм аз гына ара­лашудан да гыйбрәт алган кешеләрнең изге догалары аның рухына барып ирешсен иде. Урының җәннәттә булсын, кадерле остазыбыз! Сез тик игелек кенә кылып яшәдегез. Шул игелекләрегез өчен Аллаһы Тәгалә меңләтә савабын өстәп, әҗерен бирсен!

Сүзләремә өстәп тагын шуны әйтәсем килә: Яруллиннар һәм Мингачевлар гаи­ләләре бөтенләй чит-ят кешеләргә дә ярдәм итеп яшә­гәннәр һәм яшиләр дә. Хәтта бер белмәгән ятим карчыкны үз гаиләләренә алып, озак еллар тәрбияләп, соңгы юлга кадерләп озатканнарын беләбез. Савабын күрергә насыйп булсын.

 Наилә ХӨСӘЕНОВА.

«Бердәмлек».

vk.com

Добавить комментарий