Тормышы – дингә хезмәт итү үрнәге - Официальный сайт Самарской Исторической Мечети

Тормышы – дингә хезмәт итү үрнәге

20 ноябрьдә Үзәк Диния нәзарәте казые Вагыйз Лотфулла улы ЯРУЛЛИНның вафатына 40 көн тулды

Идел буе регионында мө­сел­ман руханиларының иң кү­ренеклесе — Вагыйз Лотфулла улы Яруллин иде. Бу Аллаһы бәндәсе Совет хөкүмәте дин­нәрне кысрыклаган чор­да яшәвенә карамастан, кеч­кенәдән ислам дине канун­нарында тәрбияләнгән, мөс­тәкыйль тормышка чыккач та, үз диненнән аерылмаган, ки­ресенчә, ата-бабаларыннан килгән мирасны балаларына да тапшыра алган, милләт­тәшләрен дә дингә өндәгән. Ә диннәр күтәрелеп киткән үзгәртеп кору елларында яз­мыш Вагыйз Яруллинны дул­кын өстенә күтәреп чыгара, һәм аның тормышы, имам, мөфти, казый рәвешендә, соң­гы сулышына кадәр, өммәтенә багышлана.

Вагыйз хәзрәтнең тормыш юлы – дингә хезмәт итү үрнәге булып тора. Ул кешенең Җир йөзенә яралуында аерым мәгъ­нә булуын тәкърарлап килде. Һәр бәндәнең күңел төбендә  – иҗат чаткысы, миһербанлык, кеше хәленә керә белү һәм ярдәмле булу сыйфатлары яшә­вен исбатларга тырышты. Вә­газьләрендә: “Яхшылык эш­ләдеңме, начарлыкмы, барысы да үзеңә әйләнеп кайтачак”, — дип әйтергә ярата иде.

Вагыйз хәзрәт белән бе­рен­че танышуым 1984 елда Куйбышев шәһәренә хәрби хезмәткә килгәч булды. Без подполковник Марат Баи­шев белән җирле мәчетне эз­ләп киттек. Аэродромный ура­мын­дагы кечкенә генә дин йортын мәчет дип атау килешеп тә бетми иде кебек. Безне озын буйлы, тыйнак кына сакаллы, ачык йөзле кеше каршы алды. Ярымподвалда урнашкан “офис”та тагын өч кеше утыра. Соң­рак билгеле булганча, бу Галимҗан Афзалов, Мөнир Вәлшин һәм Вагыйз Кадыйров булып чыктылар. Соңгысы белән таныш та икәнбез әле, мин аның бертуганы белән бер сыйныфта, бер хәрби учи­ли­щеда укыганмын икән. Ул Вагыйз Яруллинның иң ыша­нычлы ярдәмчесе буларак, шушы дин йортын ачу эшләре буенча күп тупсалар таптаган кеше икән.

Танышканнан соң, до­га укыдык һәм, намазга ка­дәр берәр сәгать вакыт булган­лыктан, сөйләшеп киттек. Ва­гыйз хәзрәт әле бер генә ел элек имам-хатыйб итеп бил­геләнүе турында әйтеп үтте. Ул да минем якташым — Татарстанның Иске Ибрай авы­лы кешесе икән. Әтисе Лот­фулла ага да авыл мулласы булган зат. Сугыштан соңгы ачлык вакытында Вагыйзга шәһәргә китәргә туры килгән һәм ул биредә КАТЭК заводы­на сакчы булып урнашкан. Бу эш аңа намаз укырга, Коръән аятьләре ятларга мөмкинлек бирә икән.

Вагыйз Яруллин, армиядә хез­мәт итеп кайтканнан соң, Ур­та Азиягә китә, Асия исемле бик ягымлы авылдашына өйләнеп, бер-бер артлы туган кызлары Санияне, уллары Талип һәм Мансурны үстерә башлыйлар. Бераздан алар кабат Куйбышка кайталар, һәм гаилә башлыгы КАТЭК заводының прокат це­хында эшли, даими рәвештә шушы мәчеткә йөри. Вагыйз Лотфулла улының Коръәнне бик яхшы белүе ачыклангач, аны мәхәлләнең имам-хатыйбы итеп сайлыйлар.

Бераздан сүз, әлбәттә, Куйбышевта яңа мәчет салу мәсьәләсенә күчте. Ләкин аның вакыты әле җитмәгән иде. Хыялыбыз туксанынчы ел­лар башында гына тормышка аша башлап, Самараның бик матур урынында, үз вакыты өчен иң зур Җәмигъ мәчете төзелде, өлкәбезнең авыл һәм шәһәрләрендә дә йөзгә якын мәчетләр калкып чыкты, Самараның Тарихи мәчете мөселманнарга кайтарылуы да — зур уңыш булды.

Армия хезмәтемне тәмам­лаганнан соң, Вагыйз хәзрәт мине региональ Диния нәза­рәтенең җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге җитәкчесе итеп куйды. Биш ел бергә эшләгән чорда мин Вагыйз хәзрәтнең холык-фигылен яхшырак аң­лый башладым, аңардан күп файдалы нәрсәләргә өйрән­дем. Ә 2009 елда, Вагыйз хәзрәтнең 75 еллыгы уңаеннан, Самара мөселманнары ту­рында китап язып чыгарырга ниятләдек. Моның өчен, бе­ренче чиратта, Вагыйз хәз­рәт­нең туган якларына, Иске Иб­рай авылына кайтып килдек. Яңгырлы көнне машинаны авыл башында калдырырга, ә үзебегә авыл кешеләре ките­реп биргән резин итекләрне киеп, Вагыйз хәзрәтнең туган йортына җәяү барып җитәргә туры килде. Анда безне ка­дерле кунаклар кебек каршы алды­лар. Чарага җыелган авыл­дашлар арасында Вагыйз хәзрәтнең Әсгать Таһиров исемле классташы да бар иде. Ул безгә менә нәрсәләр сөйләде:

1949 елда мәктәбе­без­гә килгән яңа укучылар ара­сында Вагыйз Яруллин да бар иде. Ачлык, ялангачлык булуына карамастан, без бик тырышып укыдык. Вагыйз, дин тыелган булуына карамастан, яшерен рәвештә дини ки­таплар да укый, догалар да өйрәнә иде. Бу эштә аңа әтисе ярдәм итә иде…

Икенче бер авылдашы, “Рос­сиянең иң яхшы укытучысы” премиясе белән бүләкләнгән Мәдинә Нәфыйгуллина, бөтен авылдашларының фикерен белдерде бугай:

Ел саен авылыбызда үткәрелеп килә торган Сабан туенда танылган авыл­дашы­бызны сәхнәгә чыгарганда:  “Дуслык ордены кавалеры”, “Труд во благо земли Самар­ской” күкрәк билгесе иясе, Самара өлкәсендә дә, Та­тар­станда да танылган як­та­шыбыз Вагыйз Яруллин һәм җәмәгате Асия абыстай!” — дип игълан иткәндә бөтен мәйдан алкышларга күмелә. Ничек шундый абруй казандылар соң алар?

Бер генә мисал. 1988 ел, март ае. Мине авыл советы рәи­се итеп сайладылар. Авыл­да проблемалар күп иде ин­де. Ләкин зиратыбызның җыеш­ты­рылмаган булуы мине аеруча нык борчый. Мин аксакаллар­ны җыеп сөйләшергә булдым. Шул җыелышта Мирсәет ага Нуруллин, бу мәсьәләне үзебез генә ерып чыга алмыйбыз, Ва­гыйз Яруллинга мөрәҗәгать итик, диде. Шуннан соң без аңа хат яздык, һәм бераздан ярдәм килде. Шуның белән Яруллиннарның әти-әнисе ят­кан зиратны гына түгел, ике зиратны да тәртипкә китерергә мөмкин булды.

Вагыйз хәзрәт еш кына: “Яныңда бай булганда, кеше ярлы булырга тиеш түгел. Шәригать буенча байлар бәлага тарганнарга ярдәм итәргә тиеш”, — дип әйтә иде. Менә Иске Ибрай авылы мәче­те шул ярдәмнең ачык мисалы булды инде.

Вагыйз хәзрәт мине үзе белән ерак сәфәрләргә дә ала иде. Бервакыт шулай Уфага киттек. Юл буе, өйлә намазына гына туктап, яттан Коръән укып барды ул. Коръән-хафиз саналмаса да, Коръәнне генә түгел, тәфсирен дә бик яхшы белә иде.

Вагыйз хәзрәтне зирәк акыллы кеше дип атар идем. Билгеле булганча, туксанынчы елларда ислам диненә бик зур сынаулар аша үтәргә ту­ры кил­де. Әллә кайлардан экстремистлар, ваһһабитлар ки­леп чыктылар һәм яшьләрне үз диннәренә аудара баш­ладылар. “Хисбут таһрир” яклы булган берничә кеше Самара өлкәсенә дә үтеп керде. Алар ислам динен безнең якларда кабул ителгән Хәнәфи мәзһәбе буенча түгел, үзләренчә аң­лыйлар иде. Шул нигездә өл­кә мөселманнары арасында аң­лашылмаучанлыклар туа баш­лады.

Вагыйз хәзрәт читтән килү­челәрнең кылган гамәлләрен гел күз уңында тотып, алар белән даими очрашып, бире­дә кабул ителгәнчә яшәргә кирәклеген аңлатып торды. Ә кайберләренең гамәлләрен бө­тенләй дә кире кага, риза­сыз­лыгын белдерә иде. Хәтта Самара җирендә икенче мөф­тият урнаштырырга йөрүчеләр дә табылды бит. Тик, Вагыйз хәзрәтнең һәм Хәнәфи мәз­һәбе яклы мөселманнарның тырышлыгы белән, эшләре барып чыкмады. Шулай итеп, ул мөфти булып торган чакта бернинди дә конфессияара һәм милләтара низаглар күзә­телмәде.

Әйтергә кирәк, Вагыйз хәз­рәтнең абруйлы, ил сәясәтен белгән дуслары бик күп иде. Зур дәрәҗәләргә ирешкән ке­шеләр белән дә ул гади генә сөйләшә белә иде. Җәмигъ мә­четебезгә Әхмәт Кадый­ров, Рамазан Абдулатыйпов, Габибулла Хасаев, Татарстан Республикасы дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, өлкә җитәкчеләре, президент вәкилләре кебек мәртәбәле кунаклар еш килә иде.  Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин Вазыйх хәзрәт турында болай дип әйткәнен хәтерлим:

Вагыйз Яруллинның ба­лачагы һәм яшьлеге сугыш чорына һәм сугыштан соңгы ачлык елларына туры килгән. Зур кыенлыкларга карамас­тан, сугыш чоры буыны җиңүче булып чыкты. Вагыйз Лотфулла улы эшләп, ачлык-ялангачлыкны күреп үскән кеше булса да, дин юлыннан тайпылмаган, атасының һәм бабасының иң яхшы сый­фат­ларын күңеленә сеңдереп үс­кән. Аңарда җитәкче булу өчен зирәк акыл да, уйлап эш итә белү дә, вакытында дөрес һәм төпле фикер әйтү сыйфатлары да бар.

Вагыйз хәзрәт үз үрнәгендә күп халыкны дингә китерде, аның балалары һәм оныклары да, ата-бабалары юлыннан ки­теп, имамнар булдылар. Аның авторитеты бик югары, ул, имам-хатыйбтан башлап, Самара регионы мөфтие, Үзәк Диния нәзарәте казые дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше.

Аллаһы Тәгалә Вагыйз Лот­фулла улының рухын җән­нәткә алсын, Аллаһы юлын­да башкарган эшләренә ра­зый булсын иде. Вагыйз хәз­рәтнең якты рухы Самара мө­селманнары күңелендә мәңге сакланыр.

Идеал ГАЛӘВЕТДИНОВ.

Самара шәһәре.

http://samtatnews.ru/2020/11/20/%d1%82%d0%be%d1%80%d0%bc%d1%8b%d1%88%d1%8b-%d0%b4%d0%b8%d0%bd%d0%b3%d3%99-%d1%85%d0%b5%d0%b7%d0%bc%d3%99%d1%82-%d0%b8%d1%82%d2%af-%d2%af%d1%80%d0%bd%d3%99%d0%b3%d0%b5/#more-188124«Бердәмлек».

 

 

Добавить комментарий