Сокланырлык гомер - Официальный сайт Самарской Исторической Мечети

Сокланырлык гомер

Таһир ага Мамышев 95 яшен каршы алды

Самарада сокланырлык гомер юлы узган олы кешеләрнең берсе – Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте каршында эшләп килүче ветераннар советы рәисе Таһир Гобәйдулла улы Мамышев.

Похвистнево районының Мәчәләй авылында туып-үскән Таһир абый Мамышев, Камышлы педагогия училищесын тәмамлаганнан соң армиягә алына, аннан соң Харьков политехник институтын тәмамлый һәм майор-инженер званиесендә Кировоградның авиаремонт заводында әйдәп баручы цех мөдире булып эшли башлый. Уйлап табучы һәм рационализатор буларак, аңа “Өлкәнең иң яхшы рационализаторы” исеме бирелә.

Таһир абый 30 ел буе, офицер буларак, гарнизоннан гарнизонга күчеп йөри, гомерен илне саклауга багышлый. Отставкага чыккач та, тик ятмый, тормыш иптәше Наилә апа белән бергәләп космос сәнәгатендә бик җаваплы эштә эшлиләр. Таһир абыйның күкрәген унлап орден-медальләр бизи.

Лаеклы ялга чыккач, Таһир абый мәчеткә йөри башлый. Ул, Самара Җәмигъ мәчете ветераннары Советы рәисе буларак, мәктәп укучылары һәм студентлар белән очрашулар үткәрә, мәчеткә экскурсияләр оештыра. Ә 1997 елда Таһир абыебызга хаҗ гамәлен кылырга насыйп була. Олы яшенә карамастан, гарәп хәрефләре белән язылган Коръән-Кәримне укырга өйрәнә. 1996 — 1997 елларда тагын парта артына утыра һәм, “Яктылык”ның якшәмбе мәктәбендә укып, дин гыйлемен үзләштерә. Ул бик оста итеп Коръән сүрәләре укый, вәгазьләр сөйли.

Кайнар йөрәкле милләтпәрвәр, динпәрвәр, ватанпәрвәр Таһир бабай әле дә актив эшчәнлек алып бара. Җиңү көннәрендә ветераннар очрашуларын оештыра. Инвалидларга, интернатларга, балалар йортларына ярдәм итә, Самара Җәмигъ мәчетендә ул иң дәрәҗәле кешеләрнең берсе. Аның фикеренә колак салалар, чөнки Таһир Мамышев беркайчан да ашыгып карар кылмас, ә инде сүзенең төбендә хакыйкать, дөреслек, изге ният булыр.

Таһир абыебызны олы юбилее белән котлап, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телибез.

“Бердәмлек” өлкә татар газетасы хезмәткәрләре.

Добавить комментарий