Похвистнево районы, Мәчәләй авылының Үзәк мәчетенә — 35 ел / Похвистневский район, Центральной мечети села — 35 лет - Официальный сайт Самарской Исторической Мечети

Похвистнево районы, Мәчәләй авылының Үзәк мәчетенә — 35 ел / Похвистневский район, Центральной мечети села — 35 лет

Похвистнево районы, Мәчәләй авылының Үзәк мәчетенә — 35 ел

Советлар чорында гый­бадәтханә төзү җиңел эш булмаган, билгеле. Мәк­тәпләрдә бөтен фәннәр дә рус теленә күчерелгән, татар теленә игътибар кимегән, хәтта җыелышлар һәм бәйрәмнәр рус телендә алып барылган, әби-бабайлар оныкларының русча сөйләшә белүенә шатланып торган, эчүчелек киң таралган заман иде ул. Татар авыллары урамнарында, мәктәпләрдә балалар русча сөйләшәләр, рус җырларын тыңлыйлар… Шундый халәтне аңлаган кешеләр авылның киләчәге өчен борчыла башлыйлар: мәктәпләр рус телендә булгач, милләтебезне мәчетләр генә саклап кала алачак, дигән уйлар килә. Ә моның өчен башта мәчет төзү ихтыяҗы туа. Мәчәләйнең картлары һәм олы яшьтәгеләр җыелып, киңәш тоталар. Әлбәттә, гый­бадәтханә салу — бик зур эш. Шулай да, без бит күбәү, кө­чебез җитәрлек, әйдәгез, эшкә тотыныйк,  Аллаһы кушса, башкарып та чыгарбыз, диешә халык.

Шулай итеп, 1986 ел башында, Советлар Союзы әле гөрләп торган заманда, Мәчәләйдә мәчет салырга керешәләр. Әх­мәдулла Рәхмәтуллин егерме кешедән торган дини оешма төзү бурычын үз өстемә алам, дип белдерә. Халык арасында гадел кеше булып саналган бригадир Мөхәммәтзәки Хәким улы Субеев та: “Хәмидулла Касыймов  миңа ярдәм итәр, без һәр кеше белән сөйләшеп чыгарбыз, оешманы  булдырырбыз, Аллаһы боерса”, — дип үз фикерен белдерә.

Озак та үтми, оешма хасил була. Тик анда  20 кеше түгел, 150 кеше языла. Оешманы рәсми органнарда теркәү эшләре башлангач, каршылык күрсәтүчеләр табыла. Түрәләр, билгеле инде, районда мөселман оешмасы булуны теләмиләр. Бу эштә авыл халкына Ленинның 1917 елда чыккан күрсәтмәсе ярдәм итә. Анда: “Һәр дини оешма үз районында теркәлгән булырга тиеш”, дип язылган. Бу дә­лилне түрәләр кире кага алмыйлар, әлбәттә, оешманы рәсми рәвештә теркәү карарын чыгарырга мәҗбүр булалар. Ә инде мәчет төзү турында гариза район җитәкчелегенә килеп ирешкәч, түрәләр өчен аяз көнне яшен суккандай була, алар үзләре генә карар чыгара алмыйлар, өлкә советына  мөрәҗәгать итәләр. Өлкә башкарма комитеты әгъзасы Зөфәр Шәрипов үзе авылга килеп төшә. Аның: “Мәчет са­лу өчен шулкадәр күп акчаны кайдан табарга җыенасыз?” — дигән соравына сугыш инвалиды Зәйнулла Абдрахманов болай җавап бирә: “Мин үземнең айлык пенсиямне, улларым берәр айлык эш хакын бирерләр. Мә­чет салыр өчен акча гына табарбыз. Авылыбыз халкы шундый фикердә”. Зөфәр Шәрипов бераз уйлап тора да, бу мәсьәләдә ярдәм итәчәген  белдерә, ә район  түрәләрен, төрле киртәләр  булдырганнары өчен,  нык шелтәли. Озак та үтми мәчет төзергә рөхсәт бирү карары килеп төшә һәм халык эшкә керешә…

Булачак мәчет урынын Кыям бабайның хатыны Зәкия әби күрсәтә. Ул үзенең бакча җирен гыйбадәтханә өчен би­рергә ният иткән икән. Шулай итеп, мәчетебез инеш буенда, авыл уртасында төзелә башлады. Аллаһы йортын төзү өчен акча һәм төзү материал­лары кирәк иде. Халык, кем күпме булдыра, шул хәтле өлеш чыгара тора. Мәктәпнең укыту бүлеге мөди­ре Шамил Канюкаев аларның исем­леген язып барган: беренче төркем  инвалиды, куллары һәм аяклары җәрәхәтләнгән Сәүбән Искәндәров беренче булып 1000 сум; Гражданнар һәм Бөек Ватан  сугышы ветераны Сәгыйдулла Әхмәтов – 600 сум; Бөек Ватан  сугышында катнашкан инвалид Мирзаҗан Айкаев — 500 сум; Савруха авылында яшәүче Галимҗан белән Наилә – 600 сум; Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Тәлгать Таҗетдин — 3000 сум акча биргәннәр. Төзү эшләрендә Сәгыйдә Абуш­ма­нованың гаиләсе зур ярдәм күрсәтә, Үрнәк бистәсендә яшәүче Мәгъдән Манжуков акчалата һәм микрофоннар белән булыша. Куйбышевта яшәүче  авылдашлары­быз Ра­сих Мәгъдиевнең хатыны Мәгъ­­сүмә ханым ике келәм һәм тузан суырткыч китереп куя, баш­калар да сәгатьләр, палас-ки­езләр, тәрәзә пәрдәләре кебек кирәкле әйберләр кайтаралар. Моның өчен Әхмәдулла бабай ярдәме белән 7000 сум акчага хастаханә бинасы сатып алына. Ул нарат агачыннан буралган бик зур бина иде. Идәннәре, түшәме һәм башы әле бик нык иде. Моны белеп алган район түрәләре бүрәнәләрне кире хастаханә йор­тына ташырга кушалар. Хәт­та рәисне кулга алу һәм төр­мәгә утырту белән куркыта­лар. Ләкин бинаны  кайтарып алып булмаячагын аңлап, ризалашырга мәҗбүр булалар.

Хатын-кызлар арасында аң­лату эшләрен оештыру­чы һәм алып баручы Галия ха­ным Канюкаева була, ул, бе­рен­че­ләрдән булып, 100 сум садака китереп бирә.

Мәчет төзелешендә күп авылдашларыбыз катнаша. Машиналардан йөк бушатырга, гыйбадәтханә бинасын сылап-буярга кирәк булса, шундук килеп җитәләр. Мәчет манарасын балта остасы Таһир Айкаев эшли, ә Шәфигулла Булатов  манара башына үзе ясаган ярымайны беркетә. Бригадир Шәриф Мамышев җи­­тәк­челегендәге төзүчеләр бри­гадасы — Абдулла Мамышев, Әхмәдулла Айкаев, Фатыйх Бәхтиев, Равил Байбеков, Шамил Сафаров, Ибраһим Уразметов та бик тырышып эшлиләр.

Ниһаять, мәчетне тантаналы рәвештә ачу көне килеп җитә. 1987 елның 12 ноябрендә Үзәк мәчеттә беренче намаз укыла. Мөфти  Тәлгать Таҗетдин Аллаһы йорты ачылу белән тәбрик итә һәм мәчетебезгә изге  Коръәни-Кәрим китабын тапшыра. Ул, шулай ук, Раббыбыздан гыйбадәтханәбезнең уңышлы һәм озак еллар эшләвен сорап,  Коръән укып, дога кыла. Аллаһы йортын төзүдә тырышып катнашкан  картларга һәм беренче имамга чапаннар бүләк итә. Комиссия  әгъзаларына һәм дини оешма картларына үз куллары белән 30 чалма тапшыра.Менә шулай, авыл хал­кының фидакарь яр­дәме, риясыз хезмәте, олы яшьтәге дин кардәшләребезнең ки­ңәшләре, яшьләрнең тырышлыгы, дини оешма рәисе Әх­мәдулла хәзрәтнең һәм оешма әгъзаларының булдыклылыгы  нәтиҗәсендә мәчет 1986 елда ук тө­зе­леп бетә. Ләкин төрле каршылыклар булу сәбәпле, 1987 елның көзендә генә мә­хәллә рәисе Әхмәдулла Рәхмәтуллин һәм Зәки Субеев, судлар аша үтеп, бөтен документларны алып, Уфага китәләр. Тәлгать хәзрәт Та­җетдин, Указ алырга ки­лүләрен ишеткәч, утырган җи­реннән торып, илчеләрне кочаклап ала, рәхмәтләр укып, Указны гына түгел, бүләкләр дә биреп җибәрә.

Мәчетебезнең имамы Хә­бибулла Сөләйманов, сугышлар аша үтеп, җимерелгән Мәчәләй авылын күтәрүдә актив катнашкан мактаулы авыл­дашларыбызның берсе. Ул пилорамада эшли иде. Кибетләр­дә төзү материал­лары булмаган заманда Хәбибулла мәчет төзелешенә такталар, бруслар белән ярдәм итеп тора. Авырлыкларга карамастан, динне башларыбызга сеңдерә. Советлар вакытында да гаиләсен  ислам дине кануннарына таянып тәрбияләгән ул. Оныгы Наил Сөләймановны да дин юлына бастырды. Мәктәптән соң Наил, бабасының киңәше буенча, Мәдинә шәһәренә укырга китә. Аны 2002 елда тәмамлап, “Бакалавр исламского права” таныклыгын алып кайта. Кинель-Черкасста Шәрәфетдин мәхалләсендә эшли. 2008 елдан бирле Самараның Җәмигъ мәчетендә имам, өлкә Диния назәрәтенең сәркатибе хезмәтен башкарып килә. Ул туган авылы мәхәлләсен дә онытмый, кайткан чакларында безнең белән намазга баса, проблемаларыбызны чишүдә ярдәм итә.Мәчет төзелгән бет­кәннән бирле 35 ел гомер узып китте. Шушы вакыт эчендә мәчеттә имам вазифаларын Зәки Хәким углы Субеев, Миргалифән Кәлимулла углы  Абдрахманов, Хәмидулла Гайнетдин углы Касыймов, Галиулла Сәүбән углы Искәндәров, Хәбибулла Мирза углы Сө­ләйманов, Миргалифән Ногман углы Бәхтиев, Галиулла Мәхмүтҗан углы Мамышев, рәис вазифаларын — Әхмәдулла Фәхертдин углы Рәхмәтуллин, Сәүбән Галим углы Муратов, Шамил Әхмәтзыя углы Мамышев башкаралар.

2012 елдан башлап Үзәк мәчетебездә имам вазифаларын Галиулла хәзрәт Мамышев башкара. Галиулла хәзрәт күркәм сыйфатларга ия булган мөселман кешесе. Аның тормыш юлы безгә үрнәк булып тора.

Мәчәләй авылында беренче булып гарәп графикасында укырга өйрәтүче Әнәс Таһир углы Гайсин була. Бүген инде ул укыткан егетләр, югары уку йортларын  тәмамлап, Самарада, Гали, Мәчәләй авылларында имам-хатыйблар буларак изге эшләр алып баралар.

Әйе, вакыт үтә, бабайлар белән бергә мәчетебез дә олыгая бара. Аны гел карап, төзекләндереп тормасаң, бик тиз яраксыз хәлгә килергә мөмкин. Самарада яшәүче Шамил Семыкин, әнисенә багышлап, мәчетебезгә пластик тәрәзәләр куйдырды, тышкы ягын калай белән төрде. Аның әнисе Румия Харис кызына без һәрвакыт дога кылып, рәхмәтләр әйтеп торабыз.Мәчетебез каршында иске зират урнашкан. Агач баганалары авышып, киртәләре җимерелеп беткән иде инде. Ялтырап торган мәчет каршында шундый ямьсез күренеш булырга тиеш түгел инде. Гали авылы эшкуары, мәрхүм Расих Латыйповка бүген дә рәхмәтләр укып торабыз. Ул арзан хакка материаллар бирде, һәм без, эшчеләр табып, берничә көн эчендә  зиратыбызны затлы койма белән тотып алдык. Мәчеткә килә торган электр чыбыклары да, җил чыккан саен бер-берсенә эләгеп, өзелеп төшәләр иде. Аларны да сип-кабельгә алыштырдык. Баганалар утыртып, яктырткычлар куеп чыктык. Мәчетебезгә су да керттек, җылыткыч та куйдык, тәһарәт алу бүлмәсе дә ясадык. Әлбәттә, ярдәм кулын сузучы авылдашларыбыз булмаса, бу эшләрне үзебез генә башкарып чыга алмый идек. Рәфыйк Исмәгыйлев, су керткәндә, елга аша торбадан “патрон” ясарга булышты. Бүгенге көндә мәчеттә су проблемасы юк. Сафиулла Рәхмәтуллин, әтисенең эшен дәвам итеп, трактор-фреза бирде, эш хакын күп сорамады. Су керткәндә, торба Аитовлар бакчасы аша үтәргә тиеш иде. Алар берсүзсез моңа  рөхсәт бирделәр. “Восток” оешмасы рәисе Ринат Искәндәров һәм инженер Хәлиулла Мамышев акчалата булыштылар.

2011 елда Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нә­зарәте ярдәме белән мәче­тебезгә реконструкция ясалды. Бу эшне башкаручыларга да рәхмәтләр әйтеп, догадан калдырмыйбыз. Алар арасында Вазыйх Мөхәммәтшин, Людмила Макарова, прораб Дмитрий Дмитриевич, бригадир  Мөхтәр (Яңа Мәчәләй авылы егете) һәм башкалар бар.

Шамил абый Канюкаев, Дамир ага Муратов күп еллар мөәзин вазифаларын үтәделәр. Бүгенгесе көнне Фәрит Фәйз­рахман углы Булатов биш вакыт намазга моңлы итеп азан әйтеп тора.

Безнең авылдан чыккан имамнар Наил хәзрәт  Биктаев, Әүхәдетдин хәзрәт Канюкаев, Наил хәзрәт Сөләйманов, Наил хәзрәт Курмаев Самара мәчетләрендә хезмәт итәләр, халкыбызны дин юлына бас­тыруда тырышлык куялар.

Аның сүзләре дөрес булып чыкты, соңгы елларда мә­четләребезнең яме китә башлады. Шундый авырлыклар аша үтеп салынган мәчетебезгә йөрүчеләр саны кими бара.  2003 елның 7 февралендә мә­чет көндәлегендә болай язылган булган: “Атна саен вәгазь кичәләре үтә, хатын-кызлар белән бергә, 60 — 80 кеше катнаша. Җомга намазына — 37, тәравих намазына 50 — 60 кеше йөри”. Ә хәзерге вакытта җомга намазына унлап кеше җыелса җыелыр. Якты, җылы мәчетләребезнең ишекләре һәркем өчен ачык. Биредә дини китаплар да бар, эчтәлекле  вәгазьләр дә сөйләнә. Авыл халкы өйләрендә иренеп ятмасын, җәмәгать тормышы белән кызыксынсын, мәчетләргә йөр­сен иде.Бер ел элек вафат булган мөфтиебез Вагыйз хәзрәт Яруллин бер чыгышында болай дип әйткән иде: “Мә­чә­ләй мәчетләре белән сок­ланырга була. Алар халкыбызны дингә тарту буенча бик зур эшләр башкаралар. Әби-бабаларыбыз­дан кил­гән динебезнең тамырларын корытмыйча, киләчәк буын­нарга җиткерү, кылган га­мәлләребезнең изге булуы турында  кайгыртып яшәү – һәр мөселманның төп бурычы. Әмма нинди генә мәһабәт мәчетләр салсак та, аларны бары тик анда йөрүче мөселманнар гына ямьләндерә ала”…

Мәчет төзүдә фидакарь хезмәтләре белән катнашкан олы яшьтәге сугыш ветераннарына, инвалидларга, инде бу дөньяны куйган Сәүбән Искәндәровка, Мирзаҗан Айкаевка, Зәйнулла Абдрахмановка, Ибраһим Курмаевка һәм башка мөселман кардәшләребезнең рухына Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте ирешсен иде.

Шөкер, мәчеткә булышучылар байтак әле. Бигрәк тә авылдашыбыз, эшкуар Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев мул садакалар биреп тора. Халык булышмаса, без бу мәчетне  тота алмас идек. Эшкуарлар авылның мәдәниятен, динен күзәтеп кенә бармыйлар, чыгымнарын да үз җилкәләрендә күтәрәләр.

Милләтебез, динебез, татар халкыбыз саклансын ди­сәк, Коръән кушканча яшәү рә­вешен сайларга тиешбез. Аллаһы алдында гыйбадәттә, зекердә, догада булыйк. Ике дөнья рәхәтенә ирешик дисәк, мәчетләребез эшләп торсын, иманлы халкыбыз намазларга йөреп торсын иде. Вәгаләйкүм әссәләм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

 

Шамил МАМЫШЕВ.

Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».


 

35 лет со дня основания

Известно, что в советское время строительство храма было непростой задачей. Это было время, когда все предметы в школах переводились на русский язык, снижалось внимание к татарскому языку, даже собрания и праздники проводились на русском языке, бабушки и дедушки радовались, что внуки умеют говорить по-русски, широко распространилось пьянство. На улицах татарских сел, в школах дети говорят по-русски, слушают русские песни… люди, поняв такое положение дел, начинают переживать за будущее села: приходят мысли, что если школы будут на русском языке, то сохранить нашу нацию смогут только мечети. А для этого сначала возникла необходимость построить мечеть. В мечети собираются старики и пожилые люди. Конечно, строительство храма — это большое дело. И все же, говорят люди, у нас достаточно сил, давайте приступим к работе, дай Бог, мы справимся.

Так, в начале 1986 года, когда еще процветал Советский Союз, в Мачалае начали строить мечеть. Ахмадулла Рахматуллин заявил, что беру на себя обязательство создать религиозную организацию из двадцати человек. Бригадир Мухаметзаки Хакимович Субеев, считающийся в народе справедливым человеком, тоже высказывает свое мнение: “Хамидулла Касимов мне поможет, мы с каждым человеком разберемся, создадим организацию, дай Бог”.

Вскоре организация распалась. Но пишется в ней не 20, а 150 человек. Когда начались работы по регистрации организации в официальных органах, были найдены противники. Чиновники, конечно, не хотят, чтобы в районе была мусульманская организация. В этой работе сельчанам помогло указание Ленина от 1917 года. Там написано:” каждая религиозная организация должна быть зарегистрирована в своем районе». Этот аргумент чиновники опровергнуть не могут, поскольку вынуждены вынести решение об официальной регистрации организации. А когда заявление о строительстве мечети поступило в районное руководство, для чиновников в ясный день было как молния, они сами не могли принять решение и обратились в областной совет. Член областного исполнительного комитета Зуфар Шарипов сам приехал в село. Он спросил: «Где вы собираетесь найти столько денег, чтобы построить мечеть?“я получаю свою ежемесячную пенсию, мои сыновья получают по одной месячной зарплате», — ответил на вопрос инвалид войны Зайнулла Абдрахманов. Найдем только деньги, чтобы построить мечеть. Так считают жители нашего села». Зуфар Шарипов немного подумал и заявил, что поможет в этом вопросе, а районных чиновников упрекнул в том, что они создают различные препятствия. Вскоре пришло решение дать разрешение на строительство мечети, и жители приступили к работе.…

Место будущей мечети указывала жена Кияма Баба Закия. Оказывается, он намеревался отдать свою садовую землю под храм. Таким образом, мечеть стала строиться на берегу ручья, в центре села. Для строительства дома Божьего требовались деньги и строительные материалы. Народ, кто сколько создает, столько и вкладывает. Заведующий учебной частью школы Шамиль Канюкаев составил их список: инвалид первой группы Саубан Искандаров с травмами рук и ног первым получил 1000 рублей; ветеран Гражданской и Великой Отечественной войн Сагидулла Ахметов-600 рублей; Инвалид Великой Отечественной войны Мирзазян Айкаев — 500 рублей; жители села Савруха Галимзян и Наиля – 600 рублей; муфтий Центрального Духовного управления Талгат Таджутдин — 3000 рублей. Большую помощь в строительстве оказывает семья Сагиды Абушмановой, житель поселка Урняк Магдан Манжуков помогает деньгами и микрофонами. Наши односельчане, проживающие в Куйбышеве, жена Расиха Магдеева Магсума ханум привозит два ковра и пылесос, другие привозят такие необходимые вещи, как часы, паласы, занавески. Для этого с помощью деда Ахмадуллы за 7000 рублей было приобретено здание больницы. Это было огромное здание, сложенное из сосны. Пол, потолок и голова были еще очень прочными. Узнав об этом, районные чиновники распорядились возить бревна обратно в больничный дом. Даже председателя грозили арестовать и посадить в тюрьму. Однако, поняв, что вернуть здание не удастся, они вынуждены согласиться.

Организатором и ведущей разъяснительной работы среди женщин была Галия ханум Канюкаева, которая первой принесла 100 рублей.

В строительстве мечети принимали участие многие односельчане. Если нужно выгрузить из машин груз, покрасить здание храма, то они тут же подъезжают. Башню мечети изготовил плотник Тагир Айкаев, а Шафигулла Булатов прикрепил к башне самодельный полумесяц. Трудятся бригады строителей во главе с бригадиром Шарифом Мамышевым — Абдулла Мамышев, Ахмадулла Айкаев, Фатих Бахтиев, Равиль Байбеков, Шамиль Сафаров, Ибрагим Уразметов.

Наконец, наступает день торжественного открытия мечети. 12 ноября 1987 года в Центральной мечети был совершен первый намаз. Муфтий Талгат Таджутдин поздравил с открытием дома Аллаха и вручил нашей мечети священную книгу Корана. Он также читает Коран и молится, прося Господа о благополучном и долгом служении нашему храму. Старикам и первым имамам, принимавшим деятельное участие в строительстве дома Аллаха, дарили чапаны. Членами комиссии и старостами религиозных организаций собственноручно вручено 30 чалмов.Вот так, благодаря самоотверженной помощи сельчан, бескорыстному труду, советам наших старших единоверцев, стараниям молодежи, предприимчивости председателя религиозной организации Ахмадуллы хазрата и членов организации, мечеть была достроена уже в 1986 году. Однако из-за разногласий лишь осенью 1987 года председатели прихода Ахмадулла Рахматуллин и Заки Субеев, пройдя через суды, забрали все документы и уехали в Уфу. Талгат-хазрат Таджутдин, услышав, что пришли за Указом, встал со своего места, обнял послов, поблагодарил их и вручил не только указ, но и подарки.

Имам мечети Хабибулла Сулейманов-один из наших почетных односельчан, который, пройдя через бои, принял активное участие в восстановлении разрушенного села Мечетлино. Он работал на пилораме. В то время, когда в магазинах не было строительных материалов, Хабибулла помогал со строительством мечети досками, брусами. Несмотря на трудности, религия впитывается в наши головы. Он и в советское время воспитывал свою семью в соответствии с исламскими религиозными канонами. Его внук Наиль Сулейманов тоже встал на путь религии. После школы Наиль, по совету деда, отправился учиться в Медину. Окончил его в 2002 году, получив свидетельство” Бакалавр исламского права». Работал в приходе Шарафутдинова в Кинель-Черкассах. С 2008 года исполняет обязанности имама Соборной мечети Самары, секретаря областного Дум. Он не забывает и о приходе родной деревни, когда приезжает, встает с нами на молитву, помогает в решении наших проблем.С момента постройки мечети прошло 35 лет. За это время обязанности имама мечети исполняли Заки Хаким оглы Субеев, Миргалифан Калимулла оглы Абдрахманов, Хамидулла Гайнутдин оглы Касимов, Галиулла Саубан оглы Искандаров, Хабибулла Мирза оглы Сулейманов, Миргалифан Нугман оглы Бахтиев, Галиулла Махмутзянович Мамышев, обязанности председателя — Ахмадулла Фахертдин оглы Рахматуллин, Саубан Галим оглы Муратов, Шамиль Ахметзянович Мамышев.

С 2012 года обязанности имама Центральной мечети исполняет Галиулла хазрат Мамышев. Галиулла-хазрат-мусульманин, обладающий прекрасными качествами. Его жизненный путь является для нас примером.

Первым учителем арабской графики в деревне был Анас Тагирович Гайсин. Сегодня его ученики, окончив высшие учебные заведения, ведут священную работу в качестве имам-хатибов в Самаре, Гали, Мечетлине.

Да, проходит время, вместе с дедами взрослеет и наша мечеть. Если не ухаживать за ним постоянно и не ремонтировать, он может быстро прийти в негодность. Житель Самары Шамиль Семыкин в честь своей матери установил в мечети пластиковые окна, снаружи обшил их жестью. Мы всегда молимся и благодарим его мать Румию Харисовну.Напротив мечети расположено старое кладбище. Деревянные столбы были наклонены, а ограда разрушена. Перед сияющей мечетью уже не должно быть такого уродливого зрелища. Мы и сегодня выражаем благодарность предпринимателю села Гали, покойному Расиху Латыпову. Он за дешевую плату предоставил материалы, и мы, найдя рабочих, за несколько дней обнесли кладбище роскошным забором. Электрические провода, идущие к мечети, при порывах ветра попадали друг в друга и оборвались. Их тоже заменили на сип-кабель. Посадили столбы, установили светильники. Мы провели в мечеть воду, поставили обогреватель, сделали комнату для омовения. Конечно, если бы не наши односельчане, мы не смогли бы справиться с этой задачей самостоятельно. Рафик Исмагилов помог сделать “патрон” из трубы через реку при подаче воды. На сегодняшний день в мечети нет проблем с водой. Сафиулла Рахматуллин, продолжая дело отца, работал трактористом-фрезеровщиком. При подаче воды труба должна была проходить через сад Аитовых. Они безоговорочно это позволили. Денежную помощь оказали председатель организации” Восток » Ринат Искандаров и инженер Халиулла Мамышев.

В 2011 году при поддержке Духовного управления мусульман Самарской области была проведена реконструкция мечети. Благодарим и тех, кто проделал эту работу. Среди них-Вазих Мухаметшин, Людмила Макарова, прораб Дмитрий Дмитриевич, бригадир Мухтар (уроженец села Новое Мечетлино) и другие.

Шамиль Канюкаев, Дамир ага Муратов много лет исполняли обязанности муфтия. В этот день Фарид Файзрахманович Булатов пять раз с молитвой произносит азан.

Выходцы из нашего села Наиль-хазрат Биктаев, Аухадетдин-хазрат Канюкаев, Наиль-хазрат Сулейманов, Наиль-хазрат Курмаев служат в самарских мечетях, прилагают усилия к духовному воспитанию нашего народа.

Его слова оказались верными, в последние годы мечети стали приходить в упадок. Проходя через такие трудности, количество посетителей нашей мечети сокращается. 7 февраля 2003 года в дневнике мечети было записано: “каждую неделю проходят проповеднические вечера, в которых, вместе с женщинами, принимают участие от 60 до 80 человек. На пятничный намаз ходят 37, на таравих — 50-60 человек”. А в настоящее время на пятничную молитву собираются десятки человек. Двери наших светлых, теплых мечетей открыты для всех. Здесь и религиозные книги, и содержательные проповеди. Пусть сельчане не спят дома, интересуются общественной жизнью, посещают мечети.В одном из выступлений муфтий Вагиз хазрат Яруллин, скончавшийся год назад, сказал: “мечетями можно восхищаться. Они проводят большую работу по приобщению нашего народа к религии. Главная задача каждого мусульманина-не искоренять корни нашей веры, которая исходит от наших предков, донести ее до будущих поколений, заботиться о святости совершаемых нами деяний. Но какие бы величественные мечети мы ни возводили, их могут украсить только мусульмане, которые их посещают”.…

Пусть Всевышний Всевышний воздаст должное пожилым ветеранам войны, инвалидам, участвовавшим в строительстве мечети, Саубану Искандарову, Мирзазяну Айкаеву, Зайнулле Абдрахманову, Ибрагиму Курмаеву и другим братьям-мусульманам.

К счастью, есть много людей, которые помогают мечети. Особенно щедрые пожертвования дает наш односельчанин, предприниматель Фахретдин Бадретдинович Канюкаев. Если бы не помощь населения, мы не смогли бы удержать эту мечеть. Предприниматели не только следят за культурой и религией села, но и несут на своих плечах расходы.

Если мы хотим сохранить нашу нацию, религию, татарский народ, то должны выбирать образ жизни согласно Корану. Перед Аллахом в молитве, поминании, молитве. Пусть наши мечети будут работать, а верующие будут ходить на молитвы.

 

 

Добавить комментарий