Мәңге истә калырлык шәхес

Былтыргы октябрь ае зур кайгы алып килде – мәртәбәле кешене, күп еллар өлкәбез мөфтие булган Вагыйз хәзрәт Яруллинны соңгы юлга озаттык…
Бу искиткеч шәхес белән бәйле хатирәләрем бик күп минем. Иң беренче мәртәбә Вагыйз хәзрәтне Камышлыда күрдем. Ул халык алдында  “Дин һәм тәрбия” темасына бик эчтәлекле чыгыш ясады. Шундый үтемле итеп  сөйләде ки, тыңлаган саен тыңлыйсы килде. “Бала тәрбияләү җиңел эш түгел. Әгәр бала гаиләдә тиешле тәрбия алмаса, киләчәк тормышында аңа бик авыр була.
Нарасыйлар – алар булачак әти-әниләр, безнең киләчәгебез.   Кечкенәдән дин сабакларын алып үскән баланың күңеле ихлас була”, — дигән иде Вагыйз хәзрәт.
Аның сүзләре әти-әниемнең тәрбиясен хәтерләтте миңа. Аны тыңлаган кешеләр үзләре өчен күп нәтиҗәләр ясагандыр, дип уйлыйм. Аннары, кызыбыз кияүгә чыккач, Самарда кодаларыбызда узган мәҗлестә очрашырга насыйп булды безгә. Килеп кергәч, Вагыйз хәзрәт хуҗадан: “Кайсысы кодагыз була?” – дип сорады. Ирем Фәргат белән күрешкәч, аны үзе янына утыртты да: “Коданың урыны минем янда булырга тиеш”, — диде. Киявебезгә мөрәҗәгать итеп, шаярып та алды: “Син нинди акыллы икән, Нияз, үзең шәһәрдә туып-үскәнсең, ә хәләл җефетеңне авылдан сайлагансың. Исеме дә нинди матур бит – Илүсә”, — диде.
Никахлашкан яшьләргә изге теләкләрен, үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде ул. Вагыйз хәзрәтнең акыллы сүзләрен ишеткәч, хәтта күзләргә яшьләр килде. Гаиләне сакларга, әти-әниләрне хөрмәт итәргә, бер-береңә игътибарлы булырга кирәклеген исләренә төшерде ул.
“Хатын-кыздан бик күп нәрсә тора, аны юкка гына гаилә учагын саклаучы димәгәннәр инде. “Ирне ир иткән дә – хатын, чир иткән дә – хатын”, — ди татар халкы.
Аллаһыга шөкер, табыннарыгыз мулдан, әти-әниләрегез исән-сау. Кадерләрен белегез. Егетнең гаиләсен мин күптән беләм инде. Яхшы нәсел”, — дип сөйләде Вагыйз хәзрәт. Кодабызның әтисе белән Вагыйз хәзрәт бик дус булганнар икән. Бер авылда
үскәннәр. Шулай никах табынында утыра торгач, Вагыйз хәзрәт: “Ә кодагыегыз кайсыгыз була?” – дип сорады. Табында туганнар, дуслар бик күп булгач, без икенче бүлмәдә утыра идек. Хатыннар миңа: “Бар, кодагый, күрен инде”, — диләр. Мин башта чыгарга оялыбрак тордым. Аннары күрешеп исәнләштем. “Тыйнак, тыйнак кодагый. Ничә тапкыр чакыргач кына күренде”, — ди Вагыйз хәзрәт. Аның нинди мәртәбәле кеше булганын аңлыйм бит. Шуңа күрә тәвәккәллек итмичә тордым.
Шуннан без Вагыйз хәзрәт белән 20 ел буена кодаларыбыз, балаларыбыз уздырган Корбан мәҗлесләрендә дә күрешеп яшәдек. Башта мәҗлес табыннары өйдә узса, аннары мәсҗидтә оештырылды. Аллаһыга шөкер, ул табыннарга үзебезнең корбаннардан да өлеш чыгара идек. Вагыйз хәзрәт бездән туган авылыбыз Байтуган турында сорашмый калмас иде. Мәсҗидегез эшлиме. Корбан чалалармы. Яшьләр Намазга йөриме. Азан яңгырыймы…
Әйе, тормышының һәр мизгелендә динебезне кайгыртып яшәде шул ул. 20 ел буе минем өчен онытылмас очрашулар булды бу. Табында Вагыйз хәзрәт гел вәгазь сөйләр иде. Ул искиткеч сыйфаты белән аерылып торды – кешене дингә ачуланып, көчләп, кисәтү ясап түгел, ә йомшаклык күрсәтеп, вәгазьләп, ипләп кенә аңлатып җәлеп итәр иде. Динебез Исламда мәҗбүрилек юк бит. Вагыйз хәзрәт шушы таләпне исеннән чыгармаган. Аның бу сыйфатына мин аеруча сокланам.
Аллаһыга шөкер, Вагыйз хәзрәт Яруллин үз артыннан шундый ук Иманлы, лаеклы балаларны калдыра алды. Аның угылы Талип хәзрәт белән бәйле бер вакыйганы да язып үтим әле, чөнки ул минем күңел түремә кереп калды.
2020 елда мине Самарга зур тантанага чакырдылар. 41 ел буе фельдшер хезмәтен башкарганым өчен миңа “Самар өлкәсенең Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” исеме бирелде. Бу зур бүләк бик истәлекле елда – Бөек Җиңүнең 75 еллыгында тапшырылды.
Губернатор Дмитрий Азаров:
“Сезнең хезмәтегез үтә дә авыр. Аны лаеклы башкарганыгыз өчен зур рәхмәт”, — диде. Күзләрем яшь белән тулды. Мин дә коллективыма, район башлыгыбыз Рафаэл Баһаутдиновка, сәламәтлек саклау министрлыгына, Губернаторыбызга шушы олуг бүләк өчен рәхмәтләремне
белдердем.
Тантана тәмамлануга, Вагыйз хәзрәтнең угылы – Талип хәзрәт яныма килеп. “Нурания апа, бик зур бүләк алдыгыз. Котлыйм. Исәнлек, бәхет, сөенечләр телим. Игелекле хезмәтегезнең югары дәрәҗәдә лаеклы бәяләнүенә мин бик шат”, — диде ул.
Моны күргән кешеләр миннән: “Талип хәзрәт сезнең туганыгызмы әллә?” – дигән сорау бирделәр. Ә мин аларга: “Ул — бөтен мөселманнарның туганы”, — дип җавап бирдем.
Шулай беренчеләрдән булып мине Талип хәзрәт котлады, аннары кызым, безнең профсоюз җитәкчесе Әкълимә Мөнирова, Разия Әюпова килеп кочакладылар. Ә менә яныма килгән бер ханым миңа таныш түгел иде. Кулында чәчәк бәйләме. Йөзендә исә шундый шатлык хисләре балкый! Бу “Ыргыз” исемле башкорт гәҗитәсенең мөхәррире Сәлимә ханым Краснова-Игенбетова булып чыкты. “Нинди зур куаныч – мөселман кардәшебез шушындый олуг бүләк алды!” – диде Сәлимә ханым, ихлас күңеленнән шатланып. Шушындый мәртәбәле кешеләрдән җылы сүзләр ишетү мине тагын да канатландырып җибәрде. Моны онытасым юк.
Авылыбызда “Әлифба” авторы Сәләй Вагыйзов хөрмәтенә йорт-музей ачкан өчен Талип хәзрәт Яруллин мине рәхмәт хаты белән бүләкләде. Әтисе кебек, бигрәк игътибарлы кеше ул.
Вагыйз хәзрәт салган якты, нурлы дин юлы гел шундый ныклы булсын. Аллаһыга шөкер, аның лаеклы дәвамчылары – балалары халыкка, дингә хезмәт итәләр. Барысына да исәнлек телим, аткан таңнарыгыз кояшлы булсын. Вагыйз хәзрәтнең хәләл җефете – Асия абыстайга балаларының, оныкларының игелекле хезмәтенә сөенеп яшәргә язсын.
Вагыйз хәзрәт Яруллин халык күңелендә гомерлеккә сакланыр. Аны догабыздан калдырмабыз…
Нурания АБЗАЛОВА.
Камышлы районы, Байтуганы авылы.

Добавить комментарий