Мәңгелеккә калсын дип тырышабыз / Мы стараемся, чтобы он остался навсегда

Мәңгелеккә калсын дип тырышабыз / Мы стараемся, чтобы он остался навсегда

Самараның үзәгендә, Алексей Толстой (Казанская) урамы, 61а адресы буенча урнашкан Тарихи мәчеткә быел 130 ел. Әмма, матур планнарга чик куйган пандемия аркасында, юбилей тантанасын киләсе елга күчерергә карар кабул ителде. 

— Бәлки, болай килеп чыгу кулайрактыр да, — дип башлады сүзен Тарихи мәчет Советы рәисе Усман хаҗи Илингин. — 2007 елдан бирле мә­чет­не төзекләндерү буенча искиткеч күп эшләр башка­рыл­ды. Бүгенгесе көндә би­на 80 процентка әзер, дип әй­тергә була. Кызганычка, акча җитмәгәнлектән, план­лаш­ты­рылган эшләрне гра­­фик буенча башкарып чыга алмадык. Шулай да, дин кар­дәш­ләребез өчен Тарихи мә­чет ишекләре ачык.

XIX гасыр ахыры — ХХ гасыр башында бу мәчет Самара шәһәренең, гомумән, гу­бернаның татар һәм мө­сел­ман тормышы үзәге булган. Киләчәктә дә шулай булыр, дип ышанам. Бүген Тарихи мә­четебез тө­бәк әһәмиятендәге мә­дәни ми­рас объекты булып санала. Шуңа күрә бина рес­тав­ра­ция­лән­гәннән соң да шул статусына ия булсын һәм озак еллар тарихи һәйкәл булып сак­ланып калсын өчен тырышабыз.

Усман хаҗи мәчет буйлап экскурсияләрне үзе уздыра. Идәненә йомшак яшел ке­ләм җәелгән якты, уңайлы намаз заллары буйлап узабыз. Ир-атлар залында да, хатын-кызларныкында да искиткеч акустика.

— Бу бүлмәләрдә түшәмнәр мәчетнең иң беренче проекты буенча төзекләндерел­де. Шуңа күрә монда шундый гаҗәеп акустика, — дип аңлата Усман хаҗи. — Бирегә күңел тартылып тора. Дин кардәшләребез намазга гына түгел, үзләрен борчыган сораулар белән дә киләләр, имамнардан ки­ңәш сорыйлар, икенчеләре җа­вапларны  китапханәдә табарга тырышалар. Хәзерге вакытта монда 2000нән артык борынгы басма саклана. Алар арасында яше 200 елдан артып киткәннәре дә бар. Күбесе нык таушалган. Мин аларны реставрацияләүдә үзем катнашам, кайвакыт мах­сус белгечләрне дә җәлеп итәр­гә туры килә.

Узган елда безгә кунакка Төркия консулы Исмәт Эрикан килеп китте. Китапханәдәге басмаларны күреп, нык га­җәпләнде. Нәтиҗәдә, Сама­ра­ның Тарихи мәчете һәм Анкараның дөньяда иң зур мө­селман китапханәсе арасында элемтә урнашты. Алар безгә берничә сирәк оч­рый торган китаплар бүләк итәргә җыеналар. Шулай ук бу кыйммәтле китапларны дөрес саклау өчен шартлар тудыруда да ярдәм итәргә әзерләр.

Ә менә монда никах тантанасы уздыру бүлмәсе, бу­сы — ашханә, бусы — кер юу бүлмәсе… Мәчет бит ул йолалар башкару урыны гына түгел, белем бирү үзәге, кунакчыл йорт та. Анда аралашу, яңа дуслар табу, яңа нәрсәләр белән танышу мөмкинлеге дә булырга тиеш.

— Усман хаҗи, мәчет эчен­дәге бүлмәләр дә, бинаның тыш­кы ягы да искиткеч ма­тур итеп бизәлгән. Ме­нә бу мәрмәр таштан ясал­ган баскычларның, төсле пыя­ла­дан ясалган тәрәзә­ләр­нең матурлыгы таң калдыра. Боларның барысын да чит илләрдән кайтарттыгызмы?

— Мәчеткә килгән һәр кеше монда үзен уңай хис итсен, башкарган эшләребез озак елларга саклансын дип тырышабыз. Шуңа күрә таушалмый, кыршылмый торган материаллар кулланабыз. Менә бу бас­кыч култыксаларын Самарада яшәүче төрек кешесе Фатыйх бей (әфәнде) ясады, ә витражлы тәрәзә пыялаларын үзебезнең осталар ясый.

Мәчетнең фасады мавритан һәм төрки стильләрендә башкарылган. Ап-ак диварлар җирле осталар ясаган керамик плитка белән бизәлгән. Ишек өстендәге Коръән аятьләре язылган плиткаларны Үзбәкстанда яшәүче мөселманнар бүләк итте. Плитка рәсемнәрен без Талип хәзрәт Яруллин белән бергәләп уйлап таптык. Мин, төрле орнаментлар һәм стильләрне өйрәнү өчен, хәтта Урта Азиягә дә барып җиттем. Нәтиҗәдә, андагы бизәкләрне Идел буе татарларының милли орнаментлары белән баетырга булдык. Безнең идеяләрне чынга ашыруда бик талантлы һәм тәҗрибәле архитектор Наталья Басс һәм аның кызы Екатерина ярдәм иттеләр. Шулай итеп, мәчетнең урам ягы менә шундый һава сыман җиңел килеп чыкты, ә бу кабатланмас орнамент аны җанландырып җибәрде. Хәзер бина шәһәр архитектурасын бик уңышлы тулыландыра. Караңгы вакытта да бу матурлык халыкны сөендереп торсын өчен, диварларны яктыртырга планлаштырабыз.

Әйе, планнар зурдан… Мә­чет белән янәшә кызлар өчен мәдрәсә һәм балалар бакчасы төзеләчәк. Бу проект губернатор тарафыннан да хупланган инде. Балалар бакчасы муниципаль статуска ия булачак. Анда, беренче чиратта, якын-тирәдә яшәүче балалар кабул ителәчәк. Мәчеткә каршы 1500 кеше сыйдырышлы зур спорткомплекс төзелешен башлау өчен мәйдан әзер инде. Әлегә җирле халык аны парковка итеп  файдалана. Спорткомплекста зур концертлар һәм тантаналы чаралар уздыру мөмкинлеге дә булачак, фитнес үзәге, төрле секцияләр эшләячәк. Монда узган ярышларда катнашырга башка шәһәрләрдән килгән спортчылар һәм шәһәр кунак­лары өчен мәчет ишегалдында җыйнак кына кунакханә төзергә ниятлибез. Шулай итеп, шәһәр уртасында аерым бер бизәк булып, барысы да бер стильдә башкарылган биналардан торган Тарихи мәчет комплексы пәйда булачак, — дип елмая әңгәмәдәшем. — Ә хәзергә без, бөтен мөм­кинлекләрне кулланып, мәчет эчендәге эшләрне тәмамларга тырышабыз. Киләсе елда аның 130 еллык юбилеен билгеләп үтә алырбыз, дип ышанасы килә. Чараның сценарие дә әзер. Без гаять матур, күңелле бәйрәм оештырырга планлаштырабыз. Анда җирле халык та катнашачак. Чөнки алар да төзелеш эшләренең тәмамлануын безнең кебек түземсезлек белән көтәләр һәм ярымҗимерек бина урынына шундый дини һәм мәдәни һәйкәл барлыкка килүенә шатланалар. Кунаклар исемлеге, әлбәттә, төбәк губернаторы һәм башка югары дәрәҗәле түрәләрдән башлана. Шулай ук чарага Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чечен Республикасы президенты Рамзан Кадыйров, Ислам бизнесы халыкара ассоциациясе президенты Марат Кабаев, Мәскәү мәчетләре имамнары һәм Согуд Гарәбстаныннан кунаклар килер дип көтелә.

Кунаклар игътибарына Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте, татар балалар бакчаларының, «Яктылык» мәктәбенең эшен яктыртучы интерактив күргәзмә тәкъдим ителәчәк. Шәһәр халкы Самара мөселманнарының ничек яшәвен, нинди эшләр башкаруын белергә тиеш, минемчә.

Әлхәмдүлиллаһ, мәхәл­лә­без халкы арта тора. Бирегә бөтен Самарадан мөселманнар килә. Кечкенәдән мәчеткә йөр­гән, чит җирләрдә яшәп тә, рухи азыктан аерылырга теләмәгән мигрантлар да күп. Алар тө­зе­леш эшләрендә дә бик актив катнашалар.

Тарихи мәчетне төзек­лән­дерү эшләре барышын Инстаграмда @mechet63 аккаунтына, яисә www.tarihi-mechet.ru сылтамасы буенча кереп карый аласыз. Фотоотчетлар буенча 2007 елдан бирле бик күп һәм зур эшләр башкарылганы күренә. Бу изге эштә катнашкан, ничек тә булса ярдәм иткән һәрбер кешегә зур рәх­мәтләребезне җиткерәбез, — дип тәмамлады сүзен Тарихи мәчет Советы рәисе Усман хаҗи Илингин. 

Мәчетне төзекләндерү эш­ләре тәмамланмаган әле. Лә­кин, финанс кыенлыкларга карамастан, башлаган эшне ахы­рына җиткерергә кирәк. Аң­лашыла ки, халык өчен дә, эш­мәкәрләр өчен дә катлаулы вакыт. Шулай да укучыларыбыз арасында бу игелекле эшкә үз өлешен кертергә әзер булган, халкыбыз тарихына, ата-бабаларыбыз истәлегенә битараф булмаган кешеләр аз түгелдер, дип өметләнәбез.

Ярдәм итү өчен реквизитлар:
ММРО «Самарская историческая мечеть»
443099, Самарская обл., г. Самара, ул. Алексея Толстого, д. 61а
ИНН 6317051598;
КПП 631701001;
ОГРН 1046303382432;
ОКПО 72236837;
Р/С 40703810454400000807
Поволжский банк ПАО Сбербанк г. Самара,
БИК 043601607;
К/С 30101810200000000607


130 лет исполнилось Исторической мечети урнаш, расположенной в центре Самары, по адресу ул. Алексея Толстого, 61а. Однако, из-за пандемии, которая наложила отпечаток на планы, юбилейную церемонию было решено перенести на год.

— Может быть, так и должно получиться, — начал свое выступление председатель Совета Исторической мечети Усман Хаджи Илингин. — С 2007 года проведена большая работа по благоустройству мечети. На сегодняшний день здание готово на 80 процентов. К сожалению, из-за нехватки средств мы не смогли выполнить запланированные работы по графику. Тем не менее, двери Исторической мечети открыты для верующих.

В конце XIX — начале XX века эта мечеть была центром татарской и мусульманской жизни Самары и губернии в целом. Надеюсь, так будет и в дальнейшем. Сегодня наша историческая мечеть является объектом культурного наследия регионального значения. Поэтому мы стараемся, чтобы и после реставрации здание имело такой статус и долгие годы сохранялось как исторический памятник.

Экскурсию по мечети Усман Хаджи проводит сам. Проходим по светлым, уютным молитвенным залам, пол которых покрыт мягким зеленым ковром. Прекрасная акустика как в мужском зале, так и в женском.

— Потолки в этих помещениях были отремонтированы по самым первым проектам мечети. Поэтому здесь такая удивительная акустика, — объясняет Усман Хаджи. — Сюда тянется душа. Наши верующие приходят не только на молитву, но и с интересующими их вопросами, просят совета у имамов, другие стараются найти ответы в библиотеке. В настоящее время здесь хранится более 2000 старинных изданий. Среди них есть и те, чей возраст превышает 200 лет. Большая часть сильно заболочена. Я лично участвую в их реставрации, иногда приходится привлекать специалистов.

В прошлом году к нам в гости приезжал турецкий консул Исмет Эрикан. Увидев издания в библиотеке, сильно удивился. В результате появилась связь между исторической мечетью Самары и крупнейшей в мире мусульманской библиотекой Анкары. Они собираются подарить нам несколько редких книг. Также они готовы помочь в создании условий для правильного хранения ценных книг.

А вот здесь-комната для проведения свадебной церемонии, это — столовая, это — прачечная… Ведь мечеть-это не только место совершения обрядов, но и Центр образования, гостеприимный дом. Там должна быть возможность общаться, заводить новых друзей, знакомиться с чем-то новым.

— Усман Хаджи, и помещения внутри мечети, и внешняя сторона здания украшены великолепным убранством. Поражает красота ступеней из мраморного камня, окон из цветного стекла. Все это было привезено из-за границы.

— Мы стараемся, чтобы каждый посетитель мечети чувствовал себя здесь комфортно, чтобы то, что мы делаем, сохранялось надолго. Поэтому мы используем негорючие материалы. Эту лестничную клетку изготовил турецкий житель Самары Фатих бей (эфенди), а витражное оконное стекло сделали наши мастера.

Фасад мечети выполнен в мавританском и тюркском стилях. Белые стены украшены керамической плиткой, изготовленной местными мастерами. Плитку с аятами Корана на дверях подарили мусульмане Узбекистана. Рисунок плитки мы нашли вместе с Талипом хазратом Яруллиным. Он добрался даже до Средней Азии, чтобы изучать различные орнаменты и стили. В результате мы решили обогатить наши узоры национальными орнаментами татар Поволжья. В реализации наших идей помогали очень талантливая и опытная архитектор Наталья Басс и ее дочь Екатерина. Таким образом, уличная сторона мечети получилась такой воздушной, а этот неповторимый орнамент оживил ее. Сейчас здание удачно дополняет архитектуру города. Мы планируем осветить стены, чтобы они радовали своей красотой и в темное время суток.

Да, планы большие… Рядом с мечетью будет построено медресе и детский сад для девочек. Проект уже одобрен губернатором. Имеет детский сад. Там в первую очередь будут приняты дети, проживающие поблизости. Против мечети уже готова площадка для начала строительства большого спортивного комплекса вместимостью 1500 человек. Пока местные жители его не используют. Будет возможность проведения больших концертов и торжественных мероприятий, будет работать фитнес-центр, различные секции. Для спортсменов и гостей города, приехавших сюда на соревнования из других городов, во дворе мечети планируется построить уютный Гостиный двор. Таким образом, в центре города появится историческая мечеть, состоящая из зданий, выполненных в едином стиле, — улыбается собеседник. — Мы стараемся, используя все возможности, завершить работы внутри мечети. Хочется верить, что в следующем году мы сможем отметить его 130-летний юбилей. Готов и сценарий мероприятия. Планируем организовать очень красивый, веселый праздник. В нем примут участие и местные жители. Ведь и они с таким же нетерпением ждут завершения строительства, как и мы, и радуются, что на месте полуразрушенного здания появился такой религиозный и культурный памятник. Здоровье гостей, конечно, начинается с губернаторов регионов и других высокопоставленных чиновников. Ожидается прибытие президента Татарстана Рустама Минниханова и президента Чеченской республики Рамзана Кадырова, президентов исламских бизнес-международных ассоциаций Марата Кабаева, имамов московских мечетей и гостей из Саудовской Аравии.

Вниманию гостей будет представлена интерактивная выставка, освещающая деятельность Духовного управления мусульман Самарской области, татарских детских садов, школы «Яктылек». Я считаю, что горожане должны знать, как живут самарские мусульмане, какие работы они выполняют.

Альхамдулиллах () — община в Германии, в республике Бавария. Сюда приезжают мусульмане со всей Самары. Есть много мигрантов, которые с детства ходят в мечеть, живут на чужбине и не хотят духовной пищи. Они принимают активное участие в строительстве.

Ход работ по реконструкции исторической мечети можно посмотреть в Инстаграм-аккаунте #mechet63. www.tarihi-mechet.ru доступен по ссылке. По фотоотчетам видно, что с 2007 года было сделано много и больших работ. Мы выражаем огромную благодарность всем, кто принимал участие в этом благородном деле, кто как — то помогал, — заключил председатель совета мечети Усман Хаджи Илингин.

Работы по благоустройству мечети еще не завершены. Однако, несмотря на финансовые трудности, начатое дело необходимо довести до конца. Понятно, что это непростое время и для населения, и для предпринимателей. И все же мы надеемся, что среди наших читателей будут те, кто готов внести свой вклад в это благородное дело, кто неравнодушен к истории нашего народа, к памяти наших предков.

Реквизиты для поддержки:

ММРО «Самарская историческая мечеть»
443099, Самарская обл., г. Самара, ул. Алексея Толстого, д. 61а
ИНН 6317051598;
КПП 631701001;
ОГРН 1046303382432;
ОКПО 72236837;
Р/С 40703810454400000807
Поволжский банк ПАО Сбербанк г. Самара,
БИК 043601607;
К/С 3010181020000000060

 

Источник: http://samtatnews.ru/2021/12/13/%d0%bc%d3%99%d2%a3%d0%b3%d0%b5%d0%bb%d0%b5%d0%ba%d0%ba%d3%99-%d0%ba%d0%b0%d0%bb%d1%81%d1%8b%d0%bd-%d0%b4%d0%b8%d0%bf-%d1%82%d1%8b%d1%80%d1%8b%d1%88%d0%b0%d0%b1%d1%8b%d0%b7/#more-209324

Добавить комментарий