Ислам юлында фидакарь хезмәт - Официальный сайт Самарской Исторической Мечети

Ислам юлында фидакарь хезмәт

Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинга 9 январьда 60 яшь тула

Вагыйз һәм Асия Яруллиннарның улы Талип, ислам кануннары буенча тәрбияләнгән булса да, балачагы яшьтәшләренекеннән берни белән дә аерылмый. Башкалар кебек үк, ул да “октябрь баласы”, пионер һәм комсомол оешмалары әгъзасы була.
Ул заманда кеше дини хисләрен үз эченә бикләп яшәргә тиеш була, хөкүмәт сәясәтенә каршы чыгу баланың киләчәгендә кыенлыклар тудырырга мөмкин булуын аңлый ата-ана. Ләкин өй бусагасын атлап кергәч тә ислам кагыйдәләре хөкем сөрә: хәләл ризык, намаз уку, корбан чалу, хәләл хезмәт белән акча табу… Балаларны да шуңа өйрәтәләр.

Балачагында Талип поезд йөртүче булырга хыялланса да, 1979 елда приборлар ясау техникумына укырга керә, ДОСААФта укып, машина йөртергә өйрәнә. Техник-технолог белгечлеге алгач, “ЗИМ” заводына эшкә билгеләнә. Техникумда укыганда да, эшләгәндә дә Талип шәһәрдәге бердәнбер Иске мәчеткә йөри. Ул чакларда имам булып эшләгән Сәетәкрәм бабай Талипны дин нигезләренә өйрәтә. Талип, мотоциклына утыртып, әти-әнисен дә мәҗлесләргә, тәравих намазларына йөртә. 1982 елда шушы мәчет аксакаллары аны армиягә озатып калалар.

“Армиядән кайткан вакытка өйдә кем дә юк иде, – дип искә ала Талип хәзрәт, – бар да хушлашу мәрәсименә киткән. Хәрби киемнән шунда киттем. Мине армиягә озаткан бабайлар каршы алды, ә әтине шул ук мәчеткә имам итеп сайлаганнар икән. Менә шулай килеп чыкты инде: мәчеттән озаттылар, мәчеткә кайттым”, – дип искә ала.

Талип, тормыш иптәшен дә ислам кушканча яшәүчеләр арасыннан эзли. Талип хәзрәтнең һәм аның булачак хатыны Рушаниянең ата-анасы бер авылдан, бер-берсен белгән, аралашкан кешеләр. Талипка өйләнергә вакыт җиткәч, ул атасы белән кыз сорарга Казанга бара.

Талип хәзрәт белән Рушания бүген инде җиткән ике ул һәм бер кыз әти-әниләре. Өлкән уллары Ислам, элемтә институтын тәмамлаган, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә, укыган, хәзер инде үзе дә мәдрәсәдә укыта һәм бабасы Вагыйз хәзрәт исемендәге мәчеттә имам булып тора. Аның өч баласы бар.

Уртанчы улы Ильяс Самараның техник һәм Казандагы Россия ислам университетларын тәмамлаган. Алар да әби-бабайга өч онык бүләк иткәннәр.
Кызлары Суфия Самара сәнәгать технологияләре техникумында белем ала.
“Безнең балалар, үзебез кебек үк, дини мохитта тәрбияләнделәр, – ди Талип хәзрәт үз гаиләсе турында, – иң мөһиме – балаларны яратырга кирәк, аларга рухи үсешнең дә нигезе булып торырлык яхшы белем һәм тәрбия бирергә, калганы, вакытлар узу белән, үзе килә”.

Ислам дине буенча башлангыч белемне Талип Яруллин кечкенәдән сеңдереп үсә. Алтынчы сыйныфтан башлап, берничә ел дәвамында әтисе аны Ырынбур өлкәсе, Бакай авылына укырга җибәрә, шунда ул Коръән-хафиз саналган Фатыйх бабайда белем ала. 14 яшенә булачак хәзрәт Коръән аятьләрен, намазны белә. 1998 елда Җәмигъ мәчете мөәзине итеп билгеләнә, аннан соң “Исламның 1000 еллыгы” исемендәге мәдрәсәгә читтән торып укырга керә.

2011 елда Талип хәзрәт “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлый һәм Иске мәчет каршында ислам нигезләрен укыта башлый. Әтисе Вагыйз хәзрәт авырый башлагач, региональ Диния нәзарәте пре¬зидиумы карары буенча, мөфти вазифасын вакытлыча үтәүне Талип Яруллинга тапшыралар. 2012 елда Президиум бертавыштан Талип Яруллинны мөфти итеп сайлый. Бу тәкъдимне Баш мөфти Тәлгать Сафа улы Таҗетдин раслый.

Дингә катышлы мәсьәләләрдән тыш, Талип хәзрәткә өлкә мәчетләренең хуҗалык мәсьәләләре белән дә шөгыльләнергә туры килә, Ул җәмәгать, хакимият, бизнес вәкилләре белән очрашулар оештыра. Мондый эштәге кеше әйткән сүзен үтәргә, эшләре өчен җавап бирергә тиеш. Шулай ук башкалар белән уртак тел таба белергә дә кирәк. Ә кешеләр төрле, һәрберсендә үзенә бер төрле холык, тәрбия.

“Әгәр кайда да булса безнең мөселманнар белән нидер килеп чыкса, иң элек бездән сорыйлар, – дип бүлешә эш үзенчәлекләре белән мөфти. – Мин эшләгән чорда да вазгыятьне үзгәртергә омтылган төркемнәр белән очрашырга туры килгәләде. Очрашулар, сөйләшүләр, аңлатулар аша ниятләрен үзгәрттеләр. Җитди милләтара каршылыклар бездә булмады, ләкин СНГ илләре белән килеп туган дәүләтара каршылыклар, низаглар чагылышы сизелде үзе. Бу вакытта безнең мөфтият Халыклар дуслыгы йорты белән эшләде, шунда без, милли-мәдәни автономия җитәкчеләрен чакырып, безнең җирдә тынычлык һәм татулык саклау мөһимлеген аңлата идек.

Талип хәзрәтне мәчетләр төзелешенә халыкның акчалата ярдәм итүе шатландыра. Әле кайчан гына Самара өлкәсендә 94 мәчет булса, бүген алар 103. Кешеләр дингә тартыла икән, билгеле, бергәләп намаз уку урыннары булырга тиеш.

Бүген өлкәдә дини белем алырга да мөмкинлекләр ачыла. Әле кайчан гына үзәк телетапшыру каналларыннан мөселман дини бәйрәмнәрен карау, дәүләт эшлеклеләренең дини темаларга җыеннар үткәрүен карый алмый идек. Хәзер болар бар да бар һәм гадәти хәл булып кабул ителә. Билгеле, бу мөмкинлекләрдән файдаланырга һәм Аллаһыга рәхмәт укырга кирәк.

Талип хәзрәт һәм аның туганнары үзләрен исламга, халыкка хезмәткә багышладылар. Билгеле, шундый кешеләр тырышлыгы белән безнең мәчетләр дини йолалар үтәү урыны гына түгел, ә, бәлки, киң катлам халыкка ислам нигезләрен аңлату, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклау юлында берләшү, булган көчләрне шуңа юнәлтү урыны булып та тора. Мөфтигә, дини җитәкче буларак, үз өммәтендә дә, төрле милләт кешеләре арасында да тынычлык саклау буенча искиткеч зур җаваплылык йөкләнгән. Талип хәзрәт әлеге җаваплылыкны тоеп, көне-төне дин һәм милләт сагында торып, Пәйгамбәребез васыятьләрен үтәп яши.

Данияр Сәйфиев

Добавить комментарий