Дорогие братья и сестры! Обращение семьи Яруллиных

Дорогие братья и сестры!

От всей семьи Яруллиных и от себя лично говорим тысячи спасибо за теплые и душевные слова поддержки, за внимание которое Вы оказали нам в момент утраты дорогого для нас отца и наставника.
Огромное количество людей выразили свои соболезнования в связи с уходом в мир иной муфтия, Вагиз хазрата.
Тяжесть этой невосполнимой утраты облегчилась благодаря тому, что Вы разделили ее вместе с нами. Вы сумели подобрать нужные слова, которые выражают настоящие чувства поддержки.
По понятным причинам не все смогли находится рядом в этот момент, но общение по телефону, сообщения и письма дошли до нашего сердца все до единого, без исключения. Из них мы поняли, что Вагиз хазрат для Вас был тоже очень близким и дорогим человеком. Мы искренне верим, что Ваши добрые дуа, которые совершались за нашего отца, Всевышний обязательно примет. Наша большая семья высоко ценит это внимание и всегда будет Вам благодарна за то, что вы разделили с нами боль утраты.
Берегите себя и своих близких.

С чувством глубочайшей благодарности и уважения,
Семья Яруллиных

 


Зур кайгы кичерәбез. Әтием Лотфулла улы Вагыйз хәзрәт Яруллинны җирләдек. Күренекле остазны, мәшһүр дин әһелен югалту аның гаиләсе, якыннары өчен генә түгел, Самар өлкәсенең барлык мөселманнары өчен дә олуг югалту булды. Ул, күп еллар Самар өлкәсе мөфтие буларак, төбәгебездә динебез Ислам үсешенә зур өлеш кертте, мөселман өммәте өчен күп эшләр башкарды. Халык арасында югары абруй, хөрмәт яулады.
Шушы бик тә авыр вакытларыбызда бик күпләр безгә ярдәмгә килде, сүз белән дә, гамәл белән дә хуплап торалар.
Кайгыбызны уртаклашып, ярдәм кулын сузган барлык кешеләргә, имамнарга, хәзрәтләргә чын күңелемнән рәхмәтләремне белдерәм.
Аллаһы Тәгалә сезгә исәнлек, озын гомер, җан тынычлыгы, Үзенең рәхмәтен, ярдәмен бирсен. Көннәрегез хәерле булсын. Барыгызга да бик тә рәхмәтлемен.
Әтиемнең урыны оҗмахта булсын, Аллаһы Тәгалә Үзенең киң рәхмәтеннән ташламасын. Аның рухына кылган догаларыбызны Раббыбыз кабул итсен иде.

Самар өлкәсе мөфтие
Талип хәзрәт Яруллин.

Добавить комментарий