В Исторической мечети в течение Священного месяца Рамадан прошли ифтар-меджлисы

В Исторической мечети в течение Священного месяца Рамадан прошли ифтар-меджлисы

 

У мусульман давно существует традиция проводить ифтар-меджлисы во время месяца Рамадан. Это месяц обязательного поста, одной из отличительных черт которого является проявление особой щедрости по отношению к нуждающимся. 

Вознаграждение (савап) за благие поступки в этом месяце увеличивается многократно, поэтому мусульмане стараются совершать как можно больше благого. Одним из таких благодеяний является кормление постящегося.

«Кто накормит постящегося, тому будет награда, как за пост накормленного им, и не уменьшится награда постящегося», — сказал Пророк с.а.в. 

Сахабы спросили у него: «О, Посланник Аллаха, не всякий из нас настолько богат, чтобы кормить постящегося». 

На это Мухаммед с.а.в. ответил: «Не обязательно кормить досыта, если вы не в состоянии. Аллах вознаградит даже за один финик, за глоток воды или молока» (передали Ахмад, Тирмизи и Ан-Насаи).

Ифтар (разговение) может быть отдельным или коллективным. Совместный ифтар постящихся мусульман является богоугодным делом и традицией, заложенной Пророком Мухаммедом с.а.в. Коллективные ифтар-меджлисы имеют большое значение, ведь они способствуют единению народа, укреплению родственных и дружественных связей. 

Доброй традицией стало проведение ифтар-меджлисов и в мечетях города Самары. В одной из них – Исторической мечети, расположенной на улице Алексея Толстого, совместная трапеза мусульман в месяц Рамадан проходит с 2014 года. И проводятся такие меджлисы не только для своих близких, родственников, друзей, знакомых, в них может принять участие каждый желающий.

Об этом старший имам Исторической мечети Наиль хазрат Биктаев рассказал следующее:

«На протяжении веков верующие мусульмане в ночи Священного месяца Рамадан распахивали двери своих домов для всех знакомых и незнакомых, устраивая коллективное разговение после поста. 

Осознавая, как велико вознаграждение за это благое деяние в дни Священного поста, верующие стараются организовать и провести ифтары в мечети. 

Сначала в нашей мечети люди начали проводить ифтар-меджлисы, куда приглашали исключительно своих гостей, многие из которых читали в мечети вечерний намаз. И получалось так, что другие люди, так же пришедшие в мечеть совершить этот намаз, разговлялись водой и фруктами. А гости, приглашенные на меджлис, садились для этого за стол с обилием вкусных блюд.     

Конечно же, это не очень пришлось нам по душе. И мы начали думать, как бы устроить так, чтобы никого не обделить, чтобы все те, кто находился в мечети, могли тоже сесть за стол и принять трапезу вместе со всеми. И решили перед желающими организовать в мечети ифтары поставить такое условие – они должны принять на меджлис не только своих гостей, но и других желающих людей. Мы подумали, что обычно на такие мероприятия еду готовят впрок, а не строго по количеству приглашенных, поэтому ее хватит и на большее количество людей. На самом деле так и вышло. Все уходят с таких меджлисов сытые, довольные.  А организатору меджлиса увеличивается вознаграждение и ему не приходится выбрасывать оставшуюся еду. Ведь это считается проявлением исрафа (расточительство). Аллах говорит в Коране: «Ешьте и пейте, но не расточительствуйте, ибо Он не любит расточительных» (аль-Араф 7/31).

Нуждающихся людей ведь очень много. Кто-то не может накрыть стол для разговения из-за нехватки денег, кто-то – из-за нехватки времени. У нас в городе много студентов-мусульман, которые приехали из-за границы. Они соблюдают пост. Для таких людей участие в ифтарах является большой радостью. Ведь для них коллективный меджлис – это не просто вечерний прием пищи после долгого дня поста, но и возможность сделать это с особенным чувством единения и сплоченности с братьями, возможность обменяться духовными знаниями, услышать проповеди, мудрые наставления».

По словам Наиля хазрата, в этом году желающих провести ифтар-меджлисы было особенно много. Также было много и желающих принять в них участие.

«В связи с пандемией, сначала мы даже беспокоились, пройдут ли в этом году коллективные ифтары. Но, слава Аллаху, уже к началу месяца список желающих накормить постящихся в мечети во время Рамадана был полный, и опоздавшие уже не смогли в него попасть. Таким людям мы предложили: «Если хотите внести свою лепту, можете принести продукты, воду и отдать их тем, кто будет проводить ифтар. Таким образом, вы тоже примете свое участие», — рассказывает имам.    

В течение Священного месяца Рамадан в ифтар-меджлисах, организованных в Исторической мечети, приняли участие около 6000 человек.

«В прошлом году, в связи с пандемией, мы не смогли организовать коллективные ифтары. И на средства спонсоров приготовили продуктовые наборы и раздали их 300 нуждающимся семьям. В этом году бизнесмены и другие люди сами предложили нам такую помощь. В итоге около ста семей получили финансовую помощь и продуктовые наборы из фонда «Фитр-садака и закят», организованного нашей мечетью. 

Хочу выразить огромную благодарность каждому, кто внес свою лепту в благое дело – нашим спонсорам, тем, кто провел ифтар-меджлисы, тем, кто в них участвовал. Особой благодарности достойны и Фарида-апа, Мадина-апа и  другие женщины, которые в течение месяца каждый день готовили вкусную и разнообразную еду, убирались, мыли посуду. Несколько мужчин также приходили каждый день, чтобы расставлять столы и стулья. Это тоже огромный труд.

Желаю им всем крепкого здоровья, долголетия, благополучия, успехов, счастья, радостей. Обращаемся ко Всевышнему с просьбой принять все благие дела наших прихожан, которые они совершили в течение священного Рамадана. Да воздаст им Аллах благом!» — сказал Наиль хазрат Биктаев.

Записала Миляуша Газимова. 

Мөселманнарда Ифтарга чиратлап бәйрәм табыны әзерләү һәм кешеләрне сыйлау гадәте күптәннән яшәп килә. Бу — үзе бер ямьле, җылы очрашу.  

Рамазан – юмартлык ае. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Кем Рамазанда Уразадагы бер кешегә авыз ачтырса, аңа ул Ураза тотучыга булган савап языла. Моның белән Уразадагы савабы да кимемәс», – дигән.

Бер кешенең Ифтар табыныннан бер генә Уразалы кеше авыз итсә дә, аның гамәл дәфтәренә тагын бер көнлек Ураза савабы языла, әмма бу аны бер көн Уразадан азат итми. Бары тик савабын өсти, ди дин әһелләре.

Ифтар мәҗлесләренең савабы, әһәмияте бик зур, алар туганнарның, авылдашларның, дусларның араларын да якынайта.

Ра ма зан аен да кыл ган һәр бер из ге лек өчен Ал ла һы Тә га лә әҗерне мең лә гән мәр тә бә арт ты рып би рә. Шу ңа кү рә мө сел маннар Ра ма зан аен да күб рәк из ге лек ләр кы лыр га ом ты ла лар.

Самар шәһәре мәсҗидләрендә дә Ифтар мәҗлесләрен уздыру матур гадәткә әверелде. 

Әйтик, Алексей Толстой урамында урнашкан Тарихи мәсҗидтә бу гамәл 2014 елдан башланып, бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Һәм шуны билгеләп үтәргә кирәк – бу мәҗлесләрне оештыручылар үз туганнарын, дусларын, танышларын гына чакырып сыйламыйлар, биредә теләгән кеше авыз ача ала. 

Бу турыда Тарихи мәсҗиднең өлкән имамы Наил хәзрәт Биктаев шуны сөйләде:

“Бу эш болайрак башланып китте. Күпләр гыйбадәтханәбездә Ифтар ашларын үткәрә башлады. Һәм шулай килеп чыга иде – мәсҗидкә ахшам Намазына килүчеләр су һәм җимеш белән авыз ачалар. Ә мәҗлескә чакырылган кунаклар табынга кереп утыра. Бу күренеш безгә хуш килмәде. Башкаларны да читтә калдырмаска иде бит дип, чарасын уйлый башладык. Һәм Аллаһы йортында Ифтар үткәрергә теләүче кешеләргә шарт куелды – алар махсус кунаклар гына чакырып калмыйлар, ә мәсҗидтә булган калган кешеләрне дә табын янына дәшеп сыйлыйлар. Бигрәк тә, әйтик, хуҗа йөз кеше чакырды икән, әлбәттә, ризыкны барыбер мул итеп әзерлиләр бит. Ә ул артып кала, сарыф ителә. Шуңа күрә йөз кеше янына тагын йөз кеше сыя бит инде, дип уйлаштык. Һәм бу шулай булып чыкты да. Ризык барысына да җитә, бөтенесе дә тамагын туйдырып китә. Мәҗлес уздыручылар үзләре дә моның бәрәкәтен аңладылар. 

Шулай итеп, бу игелекле гамәл җайга салынды, шөкер. Мохтаҗлар күп бит — чит илләрдән килгән студентларның әти-әниләре еракта, кемдер, эше күп булу сәбәпле, кемдер, акчасы җитмәгәнгә, мул табыннар корып, авыз ача алмый. Һәм мәсҗидтә узган Ифтар ашлары алар өчен зур куаныч булып тора. Әлбәттә, биредә сүз көн озынлыгында ризыктан өзелеп торган организмга бәйрәм ясау турында гына бармый, Ифтар – ул, иң беренче чиратта, аралашу, бер-береңнең хәлен белү, вәгазьләнү.

Наил хәзрәт сүзләренчә, быел Ифтар ашларын уздыручылар һәм аларда катнашучылар саны аеруча күп булган. Авыз ачарга бигрәк тә чит илләрдән килеп, бездә белем алучы студентлар күп җыелган. 

“Башта, быел Ифтар мәҗлесләрен үткәрергә теләүчеләр булырмы, юкмы, дип борчылып та тордык. Пандемия вакыты бит, шуңа шикләндерде. Әмма, Аллаһыга шөкер, беренче көннәрдән үк бер айга чиратка язылып та куйдылар. Авыз ачтырырга теләүчеләрнең саны шулкадәр күп иде ки, барысына да көннәр җитмәде. Аларны кире борып җибәрмәс өчен, теләсәгез, башкаларның мәҗлесләренә җиләк-җимеш, чәй, башка тәм-томнар китерегез, шулай булса да өлешегез керер, дип тәкъдим иттек”, — ди Наил хәзрәт.

Быел Ураза аенда гыйбадәтханәдә оештырылган Ифтар мәҗлесләрендә алты мең кеше авыз ачкан. 

Бу эшне башлап җибәргән елларда көненә 140 – 160 мөселман җыела торган булса, тора-бара аларның саны икейөзгә җиткән. Быел исә кайсы көннәрдә икейөзне дә узган. Гомумән, елдан-ел мәҗлес уздыручыларның да, авыз ачарга килүчеләрнең дә саны арта бара икән. Бу инде — халыкның дингә тартылуын, Ислам таләпләре буенча яшәргә омтылуын күрсәтүче матур күренеш. 

Кемдер авыз ачу ашын үзе уздыра, ә кемдер, мәсҗидкә акчасын биреп калдырып, үткәрүләрен сорый икән. 

Былтыр, пандемия сәбәпле, Тарихи мәсҗидтә Ифтар мәҗлесләрен оештыру мөмкинлеге булмаганлыктан, иганәчеләр акчасына алынган ризыкларны туплап, мохтаҗ булган 300 гаиләгә тапшырганнар. Быел исә хәлле кешеләр, үзләре мәсҗид хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, ярдәм күрсәтергә теләүләрен белдергәннәр. Шулай итеп, быел да 100 гаиләгә тәм-томнар таратылган.

“Шулай ук гыйбадәтханәбезгә, әманәт итеп, фитыр садакалары тапшыралар, зәкят бирәләр. Без, аларны аерым җыеп барып, “Фитыр садакасы һәм зәкят” фондын булдырдык. Шул акчаларны ятимнәргә, фәкыйрьләргә, зәгыйфьләргә, шәкертләргә, күп балалы гаиләләргә, башка мохтаҗларга тапшырабыз.

Гомумән, боларның барысын да риядан, үзебезне күрсәтергә теләүдән сөйләмим. Ифтар мәҗлесләрен үткәрүчеләргә, аларны оештыручыларга, акчалата ярдәм иткән кешеләргә, авыз ачарга килүчеләргә олуг рәхмәтләребезне белдерәсебез килә. 

Бер ай буена көн саен аш-су әзерләүче Фәридә, Мәдинә апаларга, калган хатын-кызларыбызга да мең рәхмәт. Үзләре дә Уразада булып, төрледән-төрле тәмле ризыклар әзерләп, савыт-саба юып, җыештырып тордылар. Берничә ир-ат, көн дә килеп, өстәл, урындыкларны тезделәр. Һәрберсе, хәленнән килгәнчә, үз өлешен кертергә тырышты. Нинди күләмле хезмәт ич бу! Аллаһы Тәгалә барысына да әҗер-савапларын күрергә насыйп итсен. 

Эшләребез матур башланып китте, дәвамлы була күрсен. Ниятебез – мөмкин кадәр күбрәк кешегә ярдәм кылу. Элек авылларда бөтен мәхәллә халкын, күршеләрне җыеп, Ифтарлар уздырганнар. Шушы күркәм гадәтне яңадан торгызып, мөселман кардәшләребезне шатландырып яшәргә насыйп булсын. 

Рамазан аенда үз өлешен керткән һәр кешегә Раббыбыз исәнлек-саулык, озын гомер, муллык, бәхет-шатлыклар бирсен, савапларн арттырып кайтарсын, хәер-садакаларын кабул кылсын, Үз ярдәменнән ташламасын. Шушы мәрхәмәтле, киң күңелле шәхесләрнең тырышлыгы, юмартлыгы, игелекле гамәлләре башкаларга матур үрнәк булсын иде”, — дип сөйләде Наил хәзрәт Биктаев.

Миләүшә ГАЗЫЙМ. 

 

 

Добавить комментарий