«Барыгыз да дошманга каршы сугышка чыгыгыз»

Самар Тарихи мәчете берничә ел буена гарәп әлифбасында нәшер ителгән иске китапларны җыю эшен алып бара. Ул безнең милләтебез, динебез өчен бик мөһим һәм кирәкле эш. Шулай итеп, Тарихи мәчетебез тарихи мирасыбызны саклауга зур өлеш кертә.

Татар авылларында, шәһәрләрдә шушы китапларны барлаганда искиткеч әйберләр дә табылып тора. Шулар арасында – бүген «Самар татарлары» журналы укучыларының игътибарына тәкъдим ителгән документ. Ул 1942 елда Уфа Диния нәзарәтенең сугыш хакында язылган мөрәҗәгате. Аның олы киңәшмәдә кабул ителгәннән соң, СССРда яшәгән барлык мөселман халыкларының телләренә тәрҗемә ителүе һәм күп тираж белән газеталарда, аерым брошюра рәвешендә дә бастырылып, бөтен илгә таратылуы мәгълүм.

Шунысы кызык: бу мөрәҗәгатьнең танылган дин әһеле Мөхәммәд хәзрәт Тугызбаев язган кулъязмасы, тарихчылар телендә, иң беренче чыганак (русча: первоисточник). Ул былтыр гына Сызран шәһәрендә табылды, ничек Уфадан бу Идел буендагы шәһәргә килеп эләгүе билгесез.

Документ белән танышканда укучы аның бик гади тел белән язылганын күрер. Ләкин шул гадилеге, самимилеге белән, сугышның дәһшәтле вакытында (нәкъ шул көннәрдә фашист армиясе безнең Көнъяк фронтны Харьков шәһәре тирәләрендә өзеп, бәреп чыгып, Сталинград ягына омтылган) язылган бу мөрәҗәгать һәрбер татарның, башкортның, казахның, үзбәкнең, әзәрбәйҗанның, ингушның һәм башка мөселман бәндәсенең йөрәгенә турыдан-туры барып җиткәндер, мөгаен. Шуңа күрә без бу документтан берничә, сүзләр кабатланган урыннарын гына төшереп калдырдык, ләкин  аның рухы һәм тулаем эчтәлеге сакланды. Шулай ук без ул дини язма булганын истә тотып, аны мөмкин кадәр хәзерге орфографиягә туры китерергә тырыштык.

Кереш сүзне йомгаклап, шуны да әйтергә кирәк: еш кына төрле китапларда, газета-журналларда «1942 елның май аенда Уфа Диния нәзарәте герман фашистларына җиһад игълан иткән», дип язылды. Дөреслекне кертик: юк, бу документта «җиһад» дигән сүз юк. Ләкин аның мәгънәсе шул ук изге көрәш дигән сүзгә бик тә туры килә. Советлар Союзының барлык мөселманннары, илебезнең башка халыклары белән иңгә-иң көрәшеп, фашист илбасарларына каршы изге, гадел сугышка күтәрелеп, үзләрен батырларча күрсәтеп, дошманны тар-мар иткәннәр һәм туган илебезнең мөстәкыйльлеген, иреген саклап калганнар.

1

0-1

Диния нәзарәте мөрәҗәгатенең беренче һәм соңгы битләре.

* * *

Мөрәҗәгать гадәти мөселман сәламләвеннән соң мондый сүзләр белән дәвам ителә:

Мөфти Габдрахман Рәсүлев

Мөфти Габдрахман
Рәсүлев

«Уфа шәһәрендә 150 елдан бирле дәвам иткән Мәркәз Диния нәзарәте бинасында 9нчы мөфти булган Габделрахман хәзрәт ибн шәех Зәйнулла Рәсүлиның тәхет риясендә 1942 елның май аеның 15ннән алып 17нә кадәр дәвам иткән мәҗлесебездә без шуралар җөмһүриятендәге Башкортостан, Татарстан, Мәскәү шәһәре, Казакъстан, Урал, Себер, Идел буе областларындагы вә башка областлардагы мөселманнар вәкилләре, голәмаләре, фашист германлылларның инсаният галәменә залим, җәбер, иза, җәфалары хакында мөселманнардан килгән мәктүбләрен әтрафлы рәвештә мизакарә кылып, белгәнебез соңында, ошбуны, гомүм мөселманнарга белдерүне, дин вә вөҗдан бурычыбыз дип белеп, түбәндәге нәсыйхәтнамә илә мөселманнарга мөрәҗәгать итәбез.

Мөхтәрәм мөселмен кардәшләр!

(Мөрәҗәгатьнең бу өлешендә үткән гасырларда Европа хөкүмәтләре Андалусия (Испания), Ливиядә яшәгән мөселман халыкларына, шулай ук яңа, 1939 елда башланган зур сугыш алдыннан Арнаут (Албания), Хабәшистан (Абиссиния, хәзерге Эфиопия) илләренә карата нинди әшәкәлекләр эшләнүе турында кыскача гына языла – Ш. Г. искәрмәсе.)

Алар күкрәкләренә крестлар тагып, Ислам галәменә каршы сугышлар башлап, мөселманнарга бик зур һәлакәт китерделәр.

Ошбу залимнарның залимыннан Ислам галәме, Ислам диненә химая кылу юлында һәлак булган
мөселман кардәшләребезнең рухлары шат булып, урыннары җәннәтә булып, мәсгүд булсыннар.
Амин.

Фашист германлар һәм аларның иярченнәре Ислам галәмәтенә кылган залим хыянәтләре кебек, бөтен дөньяга баш булып, бөтен милләтләрне, бөтен мөселманнарны үз куллары астына кертеп, диннәрне, милли, мәдәни гореф-гадәтләрне нимес гаркы хакимияте астында нимесләштерү юлын тоталар.

Бөтен дөньяга хаким булып, дөньяда фәкать «саф нимес гаркы», протестант мәсхәбе өстен кылып, герман фашист хөкүмәте һәм иярчәннәре вәхшия кәранә рәвештә җәлладлык кылып, миллионларча гөнаһсыз бичараларның каннарын агызып, бик күп картларны, хатыннарны, балаларны ачлык һәм төрле хасталар эчендә һәлак кылып, мал-милекләрен тар-мар иттеләр.

Алар сугышны теләмәгән, солых, тынычлык тарафында үзе булган Совет Җөмһүриятенә мәрхәмәтсез, шәфкатьсез, бу залим герман фашист хөкүмәте һәм иярчәннәре сугыш игълан итеп, инсаният тарихында һич булмаган хыянәт эшләп, кара тәре галәмәте куелган тупларны күтәреп, кадерле Ватаныбызга ерткычларча һөҗүм иттеләр. Бик күп балаларны һәм якыннарыбызны сугыш сафында инде һәлак кылдылар, картларны, балаларны, хатыннарны, мал-милекләреннән аерып, ач-ялангач калдырдылар, күп мәгъсүм хатыннарның намусларына тиделәр.

Фашистлар аягы баскан җирләрдә инсан җөссәдләреннән таулар пәйда булды. Иза вә җәфа күргән картларның, хатыннарның, балаларның кычкырулары, күз яшьләре бөтен галәмне яңгыраттылар. Күп халкы мөселманнардан гыйбарәт булган Кырым областында мәрхәмәтсез, шәфкатьсез залим герман фашистлар мәсҗедләрне, җәмигъләрне җимерделәр. Мөкаддәс айларын алып ташлап, фашист галәмәте булган фашист крестларын куйдылар. Мөселманнарны намаз укудан, гыйбадәт кылудан тыйдылар. Татар-төрек гадәтен һәм Ислам динен юкка чыгару ниятләре илә бөтен дини, милли китапларны юк иттеләр. Мәктәпләрне яптылар, Ислам гыйбадәтханәсенә алып барып, балага нимесчә исем бирергә мәҗбүр итәләр, татарларның милли киемнәрен киюдән тыялар. Кырым областы урамнары бичара ач-ялангач мөселманнар белән тулдылар.

Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә Коръән Кәримдә әйтә: (баштан сүрәләр гарәп телендә бирелә – Ш.
Г. искәрмәсе).

Ягъни: Сезнең илә сугышкан кешеләр илә каршы сугышыгыз, алдан үзегез башлап сугышмагыз. Аллаһы башлап сугышканнарны сөйми. Сезнең илә сугышкан кешеләрне кайда табасыз, шунда сугышыгыз. Сезне чыгарган җирләрдән аларны да чыгарыгыз. Фетнә сугыштан начардыр. Аллаһы сезнең өстегездәге йөкне җиңеләйтте, сезнең зәгыйфьлегегезне белә. Сездән сабыр кылучы йөз кеше булса, Аллаһының ярдәме илә ике мең кешегә өстен булырсыз. Аллаһы сабыр кылучылар ягындадыр. Дошманга зәгыйфьлек күрсәтмәгез. Сез әүвәл солых теләмәгез. Сез галеб булачаксыз. Аллаһы сезнең иләдер, кылган гамәлләрегезне әҗерсез, буш итмәс.

Дошманнарыгыз илә сугышу өчен көчегез җиткән кадәр сугыш артында һәр төрле сугыш әсбаплары һәм атлар хәзерләгез. Бу хәзерлегегез илә сез Аллаһының һәм сезнең дошманнарыгызны куркытырсыз һәм сез белми, Аллаһы гына белгән дошманнарны да куркытырсыз. Аллаһы юлында бирелгән нәрсәләрегезне кылган эшләрегез өчен әҗерләрегез үтәлер, золым кылынмас. Сез, җиңел булса да, авыр булса да, барыгыз да дошманга каршы сугышка чыгыгыз. Сугышка бармаган ирләр, хатыннар, сугыш артында малларыгыз-хайваннарыгыз илә, үзләрегез илә һәр төрле юл илә су гышка барганнарга ярдәм итегез. Белегез: бу сезнең өчен хәерледер.

Рәсүллүла саллаһү галәйвәссәлам әйтә: «Ватанны саклау, аны сөю – имандыр». Берәү сугышка баручыга кирәк нәрсәләрне әзерләсә, ул үзе сугышта булган кеби була. Берәү сугышка баручының артында калган ирләр, хатыннарга тиешле дөнья хезмәтләрен кылса, алар сугышта булган кеби булалар.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр!

Аллаһы Тәгаләнең ошбу мөкаддәс аятьләре, Рәсүллүла саллаһү галәй-вәссәламнең Хәдис Шәрифе илә гамәл кылып, кадерле Ватаныбызны, бөтен инсаният һәм исламият галәмен бу залимнарның залимыннан коткарырга сугыш мәйданында тырышыгыз. Сугыш артында куркаклык күрсәтми, ирләр һәм хатыннар сөбәт илә, бөтен көчегез илә сугыш өчен кирәкле булган әсбапларны хәзерләүгә вә башка дөньяви эшләрне эшләргә тырышыгыз. Фашист герман һәм иярчәннәренә каршы бу мөкаддәс көрәштә үзебезнең хак юлда икәнлегебезне исбат кылып, Ватаныбызга сәдакатебезне бөтен җиһан алдында эш илә күрсәтегез. Мәсҗедләрдә, җәмигъләрдә, гыйбадәт йортларында Кызыл Гаскәрнең дошманга галәб булуы хакында Аллаһы Тәгаләгә дога кылыгыз. Әгәр дошман җиңеп галәб булса, Ватаныбызга зур һәлакәт булып, галәм мәдәниятен, бөтен мөселманнарның диннәре, милләтләре, телләре, гореф-гадәтләре тәмам бөтен юкка чыгачагын һич хәтердән чыгармагыз. Без, Советлар Союзындагы Ислам галимнәре, дин һадимнәре, мөкаддәс Ватаныбызны, Ислам галәмен саклау юлында залим герман фашистларга һәм иярчәннәренә каршы иттифак кылып көрәшкә, бөтен мөселманнарны дәгъват кылабыз. Дошманнарга тиз вакытта мәгълүб булып, аларның залим җәфалардан котылулары хакында, рәхим-рәхман Аллаһы Тәгаләгә исхласлык илә дога кылыгыз. Кодрәтле вә көчле Аллаһы ярдәме, Рәсүллүла саллаһү галәй-вәссәламнең рухани химаясы илә, Иншалла, без галеб булачакбыз.

СҮЗЛЕК:

Вәхшия кәранә – оешкан рәвештә
вәхшилек;
Галәб – җиңү.
Гарк – раса;
Дин хәдиме – дин хезмәткәре;
Инсаният – кешелеклек дөньясы;
Иттифак кылып – бергәләшеп,
кулга-кул тотынып;
Иярчән – бу очраката «сателлит»
мәгънәсендә кулланыла;
Кәтиб – секретарь;
Мизакарә – үзара килешеп;
Мәгълүб булып – җиңелеп;
Мәгъсүм – гөнаһсыз, кимчелексез;
Мәктүбләр – хатлар,
мөрәҗәгатьләр;
Мәсгүд – бәхетле, игелекле;
Риясендә – башлык булу
Солых – килешү;
Сәдакать – тугрылык, ышаныч;
Сөбәт илә – бик тырышып;
Фетнә – биредә «үзара тынычсыз-
лык» мәгънәсендә;
Химая – яклау, саклау;
Җөссәд – гәүдә.

Шамил ГАЛИМОВ.

«Самар татарлары» журналы, №1 (10), 2015 ел.

Добавить комментарий