«Татар саны кими, чөнки кияүгә бармаган кызлар, өйләнмәгән ирләр күп» - Официальный сайт Самарской Исторической Мечети

«Татар саны кими, чөнки кияүгә бармаган кызлар, өйләнмәгән ирләр күп»

Самарның Зубчаниновка бистәсендәге «Болгар мирасы» мәчете имамы Расыйх Вакказов бистәдә татарларны санау эшен оештырган. Ул бу саннарга нигезләнеп татар мәктәбе ачтыруга ирешмәкче. Русиядә татарлар саны кимүне ул өйләнмәгән, кияүгә чыкмаган татарлар күп булу белән бәйли. Вакказов шулай ук татарлар арасында күпхантынлылык гадәти күренеш булырга тиеш дигән фикердә.

Самарның Киров районы Зубчаниновка бистәсе имамы Расыйх Вакказов волонтерлар туплап татарлар арасында җанисәп алуны башлаган. Алар атнага бер мәчеттә җыелып татарлар мәсьәләсе турында сөйләшә. Расыйх хәзрәт фикеренчә, татарларның саны артмауга ялгыз егет-кызларның күп булуы сәбәпче. Азатлык Вакказов белән аларның ничек итеп җанисәп алып баруы турында сөйләште.

– Хәзрәт, ни сәбәпле татарларны барлау эшенә тотынырга булдыгыз. Бу быел октябрь аенда узачак җанисәпкә әзерләнүме?

– Мин Зубчаниновка бистәсенә ун ел элек килдем. Элек ул татарлар арасында Чегән авылы дип йөртелә иде, чөнки урыслардан соң икенче урында монда чегәннәр яши дип саналды. Хәзер инде бу Зубчаниновка Самарның Киров районына керә, Самар шәһәренә терәлеп диярлек тора.

Ун ел элек монда «Болгар мирасы» исемле мәчет төзеделәр. Шушы мәчет тирәсендә җыелган яшь татар егетләре белән «татарлар Русиядә сан ягыннан икенче милләт булып киләбез һәм монда да чегәннәрдән азрак түгелбездер», диештек. Быел шуңа татарларны санарга булдык. Өстән-өстән санаганда да инде 300 гаилә чыкты. Әле тагын җыйсак, тагын шул кадәр булачактыр.

Безгә Смышляевка бистәсе терәлеп тора, анда да 100ләп гаилә җыелды. Бу эш тагын Алексеевка бистәсе, Кошелев микрорайонында, Кенәл (Кинель) шәһәрендә алып барыла. Кешеләр мәчеткә киләләр яки үземне ашка чакыралар. Шуннан татарларны барлыйбыз. Волонтерлар бер-берсе аша татарларны белешә. Шуннан аларга йә шалтыраталар, йә өйләренә баралар.

Картотека алып барабыз. Телефон номерын, адресын, гаиләдә ничә кеше булуын язабыз. Бу мәгълүмат бары бездә генә саклана.

– Бу мәгълүмат белән нишлисез?

Шул мәгълүматка таянып, Зубчаниновкада татар мәктәбе ачуны сораячакбыз

– Шул мәгълүматка таянып, Зубчаниновкада татар мәктәбе ачуны сораячакбыз. Аннары татар балалар бакчасын булдырырга уйлыйбыз. Мәдәният йортына җитәкчесе Елена Викторовна белән сөйләштек. Атнасына бер булса да татар кинолары куячакбыз, дидек. Ул ризалашты. 15 мартка балалар концерты әзерлибез.

– Волонтерлар кемнәр?

– Төрлесе бар. Бизнеслары булган татар егетләре бар, КАМАЗда, кранда эшләүчелеләр бар. Барысы да Башкортстанның Риза Фәхретдин ислам университеты бүлегенең өченче курсында укучылар. Унлап егет.

Без һәр дүшәмбе мәчеттә җыелышабыз. Дин өчен түгел, ә милләт эшләрен хәл итәргә дип тупланабыз. Бүтән көннәрне динне укытабыз, бары бер көнне милләтне алга җибәрү өчен алдагы планнарны билгелибез.

Рафаил Хәкимов: «Мәскәүгә татар санын ничек тә киметү кирәк»

– Күпләр диндә милләт юк диләр. Сез имам буларак бу эшкә керешкәч, каршы килүчеләр булмадымы?

– Динебез нацист булуны тыйган, әмма милләтпәрвар булырга кушкан. Үзебезнең милләтне яратабыз, борчылабыз. Татарларда бала туу саны кимеде. Халык белән эшләгәч бу проблемнарны күрә башладык. Беренчендән, гыйлемгә, дингә, бала табуга әһәмият бирергә кирәк. Һәм бердәмлек кирәк.

– Соңгы җанисәптә бистәдә күпме татар яшәгән?

– Ул вакытта, ягъни 2010 елда мин монда түгел идем. Мөгаен бу мәсьәләгә бик сүлпән генә караганнардыр. Менә без тапкан 300 гаиләдә бер меңнән артык кеше дигән сүз. Хәтта 11 кешелек гаиләне таптык. Дүрт ир бала үсеп килүче тагын бер татар гаиләсе бар.

– Катнаш никахтагы гаиләләр күпме? Cез барлаган 300 татар гаиләсе арасында андыйлар бармы?

– Андыйлар бик аз. Бу исәпкә кермәделәр дияргә була, без аларны икенче дулкында санарбыздыр мөгаен.

– Киров районында халык күп яшиме?

– Төгәл мәгълүмат тапмадым. Википедиядә дә карап утырган идем, анда да юк. Ни сәбәпледер язмыйлар, яшерәләр. Мине бу мәсьәлә кызыксындыра, депутатка барып сорыйсым килә.

– Димәк, татарларның да ничә процент булуы билгеле түгелме?

Самарга күчеп килергә теләгән татарларны шушы үзебезнең татар бистәсенә чакырабыз

– Татарлар күп. Авито сайты аркылы арзанлырак өй, фатир сатуларны табабыз. Аннары Самарга күчеп килергә теләгән татарларны шушы үзебезнең татар бистәсенә чакырабыз. Монда безнең кибетез, мәчетебез бар. Бер мәктәпнең мөдире татар. Бер тирәдәрәк яшик дип тырышам. Соңгы елларда гына да бер 10-15 гаилә күчеп килде.

– Кайдан күчеп килделәр?

– Самарның Камышлы, Гали авылларыннан күчеп киләләр. Татарстаннан да күчүчеләр бар. Оренбурдан күп киләләр. Чөнки анда авыллар үлеп бара, эш юк.

– Гали Русиядәге зур авылларның берсе. Аннан ни сәбәпле күчеп киләләр?

– Мин үзем тумышым белән Гали авылыннан, башта авыл мәдрәсәсендә укыдым, аннары Төркиягә киттем, шуннан армиядә хезмәт иттем, кайткач Казанда укыдым. Авылда 700-800 йорт чамасы бар иде, хәзер шуның бер 100ләбе сатыла, чөнки авылдагы эшмәкәр Расих абый Латыйпов үлеп китте. Ул үлеп киткәч халыкка эш юк. Яшьләрнең кешечә яшисе килә. Шуңа эш булган җиргә күчеп китәләр.

– Сез татар оешмалары белән эш алып барасызмы?

– Мине «Туган тел» оешмасына да, татар милли-мәдәни мохтариятенә дә, «Дуслык» үзәгенә дә керттеләр. Булыша алганча булышам инде.

– Димәк бу җанисәпне татар оешмасы кушканга дип эшләмәдегез булып чыга.

Ә нигә татарлар 7 миллионнан 14 миллион булмадык?

– Юк-юк, милләткә мәхәббәт кенә бу эшкә китерде. Мин бит статистиканы карап торам, чеченнар 10-20 елда 500 меңнән 1 миллион (Википедиядә 1 550 000) булдылар. Бермә-бер арттылар. Ә нигә татарлар 7 миллионнан 14 миллион булмадык, киресенчә биш миллион дип яза башладылар? Шуңа ачуым килә. Күңел бит әле ул ярыша. Күршенекеннән яхшырак булсын дип тырыша.

Татарларның саны ни өчен аз булуын мин чамаладым инде, чөнки бездә кияүгә бармаган кызлар, өйләнмәгән ирләр күп. Шуңа хатын белән татарлар өчен таныштыру сайты булдырабыз дип килештек. Хәзер хатын шул эш белән шөгыльләнә. Татарларны табабыз, мәҗбүри булса да өйләндерәбез. Бала табып, артсыннар. Менә чеченнарда бала күп табыла, шуңа алар күп.

Татарлар өчен таныштыру сайты булдырабыз дип килештек

Русиядә ингуш, чечен һәм әрмәннәрдән кала бөтенесендә бала табу азая бара. Без алардан ким мени? Хәзер Русиядә бала табарга уңай шартлар күп бит. Биш балаң булса, өйләр, фатирлар бирәләр. Ана капиталы каралган, хатының пенсиягә иртәрәк чыгачак. Элек берсе дә юк иде, шулай да безнең әниләр биш-алты бала үстергәннәр. Ә хәзер бөтен шарты була торып та, татар хатынының бала табасы килми.

Мисал өчен минем бабай 33 яшьтә сугышка киткән. Әби 28 яшьтә дүрт бала белән кала һәм аларны үстереп 78 яшькәчә яши. Хәзер киләчәк өметсез дип бала тапмыйлар, әмма хатыннар 50 яшьтә симерүдән үлеп китәләр. Инфаркт яки инсульт белән. Әгәр дүрт бала тапса, 78 яшькә кадәр яшәрләр иде.

– Төньяк Кавказда ике хатын алучылар шактый, шуңа анда туучы балалар саны да арта.

– Менә шуны кертергә дип уйлап йөрим. Хәзер бит статистикада дүрт хатын-кызга бер ир-ат туры килә. Бер ир-ат өйләнсә, өч хатын-кыз йә урыска, йә башкасына кияүгә чыгарга тиеш була. Моны беркем дә әйтми, куркалар. Мин имам буларак әйтсәм, тагын яратмыйлар. Татар хатыны урыска яки башкага чыкса, берни булмаган кебек мыштым гына йөриләр, ә нигә татар кызын алай мыскыл итәргә. Ире татар булсын, икенче, өченче хатын булсын. Безнең андый хатын алырлык егетләребез бар. Ике, өч гаиләне алып бара алалар. Минем тирәдә дә андый ирләр бар, әмма хатыннары ризалашмый. «Кеше нәрсә әйтер», диләр.

Кызлар да көтеп торалар-торалар да үзбәк, таҗикка чыгып китәләр. Мәчеттә булгач, бу статистиканы бик яхшы беләм. Никах укытырга миңа киләләр бит.

– Сезнең бистәдә башка милләткә кияүгә киткән татар кызлары күпме?

– Урыска, мукшыга, ягъни мөселман булмаган кешегә чыксалар, мин никах укымыйм. Әгәр таҗик, үзбәккә чыкса, укыйм, әмма андый очраклар бер ике-өч процент кына. Татар егете марҗаны алса, укыйбыз, чөнки Коръәндә ул рөхсәт ителә.

Источник: https://www.azatliq.org/a/30440010.html

Добавить комментарий