Тарих битләреннән - Официальный сайт Самарской Исторической Мечети

Тарих битләреннән

Тарих битләреннән
 
36 ел элек, 1983 елда, 49 яшендә, сентябрьнең берендә Вагыйз хәзрәт Яруллин
Малый Тупик урамында урнашкан Самардагы бердәнбер мәсҗидтә имам булып эшли башлый.
Шул ук елда, сентябрьнең 12ндә Вагыйз хәзрәт, имам буларак, Корбан бәйрәмендә беренче
вәгазен сөйли.
Яруллиннар гаиләсе өчен сентябрьнең бере аеруча игътибарга лаек. Утыз ел элек,
сентябрьнең берендә Вагыйз хәзрәтнең оныгы Ильяс туа!
Шунысы куанычлы, оныгы Ильяста Зур әтисе юлыннан тайпылмыйча,
динебез Исламга хезмәт итә. Милләтебез татарны саклауда,
динебез Исламны көчәйтүгә өлеш кертеп гомер кичерә.
Шамил БАҺАУТДИН.

Добавить комментарий