Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые:

“Әгәр балаларыбызны аш мәҗлесләре үткәрүдән туктатсак, алар безнең кабергә алма белән печенье куячак”

Традицияләребезне танырга теләмәүчеләргә аптырыйм. Әнә, соңгы вакытта өчесен, җидесен, кырыгын, елын үткәрү гадәте 1789 елда чиркәү әһелләреннән кергән дип сөйли башладылар.
Чиркәү әһелләреннән кергән тәртип түгел бу. Әби-бабаларыбыз христианнарга охшамас өчен бөтенесен эшләгән. Әгәр аны христианнар тагарга теләсә, берничек тә кабул итмәсләр иде.
Әйтик, озын сакал йөртү – сөннәт. Әмма, кайсы кавемгә охшарга теләсәң, шул кавем белән кубарылырсың, дигән хәдис бар. Бабаларыбыз урыска, попларга охшамас өчен күркәм генә сакал йөрткән. Казакъ, кыргыз, төрекмәнне дә сакалыннан танып булла – һәркайсы үзенчә йөртә. Югыйсә, башларына кепка кияләр дә озын сакал үстерәләр: мөселманмы, христианмы – аңламассың!
Әбиләребез дә “монашка”ларга охшамас өчен озын кара күлмәк кимәгән. Киресенчә, аксыл, якты төсләргә өстенлек биргән. Яулыкны да татарча булсын, аерылып торсын, дип җәеп бәйләгәннәр. Алар үзенчәлекне шулай саклаган. Төймәне дә тәре ясап, аркылы-торкылы түгел, тишектән тишеккә такканнар. Тастымалны, уртада тәре була дип, дүрткә бөкләмичә таслап бөклиләр иде. Төеннең дә очлары бау буйлап китә, урысларныкы исә аркылы, тырпаеп тора. Хәтта, алайса урыска охшыйбыз дип, әби-бабаларыбыз тозлы кыяр, кәбестә ашамаган, гөмбә җыймаган. Шуңа күрә, “урысларга охшап өчесен, җидесен, кырыгын үткәрәләр” дип әйтү дөрес түгел. Әнә, язучыбыз Нурихан Фәттах, төрки халыклар борынгы заманнарда, кеше үлгәч, кабер янына барып корбан чалганнар, дип яза. Ислам кабул иткәнче булган бу. Христианнарда “поминка”лар – борынгы йоладан күчкән бәйрәм генә. Аларның динендә дә юк ул. Хәзер дә кайбер халыкларда, кеше үлгәч, кабер янында корбан чалына. Кабер янында корбан чалу, ашап утыру килешми. Әмма сәдака бирү мөмкин. Мөмкинлегең бар икән, мохтаҗларга, мескеннәргә бер сарыгыңны сәдака итеп бир. Менә шуннан гүр сәдакасы килеп чыккан. Ул мәҗбүри түгел. Сәдака бирүдә гөнаһ юк. Әмма шуның белән кабер янында корбан чалуны туктатканнар.
Өчесе, җидесе, кырыгы дип борынгы заманда кабер янында корбан чалып, аш үткәрә торган булганнар. Моны хәзрәтләребез өйдә вәгазь сөйли торган Коръән мәҗлесенә әйләндергән. Без христианнар арасында яшибез. Әгәр без – имамнар ислам динендә өчесе, җидесе, кырыгы, елын уздыру юк дип, чакырган җиргә бармыйча, вәгазь сөйләүдән туктыйбыз икән, халык моңа карап тукталмаячак. Ә менә башкаларга иярүләре бар.
Бервакыт аракы эчеп утырганнарын күрдем. “Нишлисез?” – дип сорагач, “Нурулланың җидесен билгеләп үтәбез”, – диделәр. Бүген халкыбызның 90 проценты диннән ерак әле. Без тыйсак, ул көннәрнең эчү мәҗлесенә әйләнүе бар. Әнә, Зыя Камали: “Безнең халык бәйрәм итәргә ярата. Әгәр без бәйрәмнән йөз чөерсәк, ул аны үзенчә, мәҗүсиләрчә үткәрәчәк”, – дип язган. Шуңа күрә имам Әбү Хәнифә мәзһәбендә, “Горефне бетерә алмасагыз, көрәшмәгез, ә дингә яраклаштырыгыз” дигән нәсыйхәт бар. Коръәндә, “Мүҗәдәлә” сүрәсендә моның дәлиле дә китерелә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына бер хатын килеп, “Ирем мине гореф буенча аерды”, – дип дәгъва белдерә. “Талагың дөрес түгел, дип әйт әле”, – дип сорый. “Миңа бу гореф хәрәм дигән аятьнең иңгәне юк, шуңа күрә иреңнең талагы дөрес”, – дип җавап бирә пәйгамбәребез (с.г.в.). Шуңа да Әбү Хәнифә мәзһәбендә гореф диннең бер өлеше булып тора.
Шиһабетдин Мәрҗани дә: “Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Болар – милли тел, милли кием һәм милли гореф”, – дигән. Милли үзенчәлекне саклап, без милләтебезне саклыйбыз.
Кайбер кешеләр, имам Әбү Хәнифә өчесен, җидесен үткәрүне кабахәт бидгать дип әйткән, диләр. Имам ул сүзне әйтә алмаган. Чөнки аның заманында мондый эшләр булмаган. Билгеле, берәр имам, өчесен, җидесен үткәрегез, шул кешеләрне чакырыгыз дип куша икән, бу инде – гөнаһ. Мәҗбүри эш түгел бу. Кешенең үткәрәсе килә икән, үткәрсен. “Каядыр чакыралар икән, анда барып кешене вәгазьләү – ганимәт, Аллаһы Тәгаләнең бүләге”, – дигән пәйгамбәребез (с.г.в.).
Танзания мөселманнарында шундый гадәт бар. Ничәдер елдан соң кабердән мәетне казып алып, сөякләрен юалар да кире салалар. Бу – алардагы гадәт. Ярый, өчесен, җидесен билгеләп үтүне тыйдык, ди, аңа карап урамда йөри торган кешеләр мәчеткә йөрми бит. Менә фаҗигаләр була, кешеләр үлә. Кабер янына килеп, чәчәк, шәм куялар. Әгәр без балаларыбызны дога кылудан, мәҗлесләр үткәрүдән туктатсак, алар телевизордан күреп, зиратка барып, каберләргә чәчәк, алма, печенье куя башлаячак. Алма, венок куюлары яхшымы, Коръән укып дога кылдырулары яхшымы? Нинди мохиттә яшәвебезне истә тотарга кирәк.
Билгеле, әҗәткә кереп мәҗлесләр үткәрмәскә кирәк. Кемдер бурычка кереп, гаиләсенә авырлык китереп үткәрә икән, әлбәттә, бу – хәрәм.

 

Добавить комментарий