“Ак калфак” белән “Мин-ниса” берләшсен иде

Мин августның унсигезендә Самар Җәмигъ мәсҗидендә уздырылган корбан мәҗлесе турында язарга булдым. Гадәттәгечә, аны Асия абыстай Яруллина башлап җибәрде. Икейөзләп кеше өчен оештырылган мәҗлес турында Мәрбия ханым Сафина: “Мондый сый-хөрмәтне һәм күркәм мәҗлесне зур бизнестагы кешеләр дә уздыра алмастыр, чөнки ул чын күңелдән Аллаһы ризалыгы өчен төзелгән”, — дип зурлады.

Иң элек, Асия абыстай Мәрбия ханым һәм Сания абыстай укыткан шәкертләрдән дә укытып, белемнәрен тикшерде. Аннан соң үзе дә, догалар укып, мөнәҗәтләр әйтте. Шамилә Ибраһимова һәм Әминә Ибәтуллина әйткән мөнәҗәтләр дә күпләрнең күңелен нечкәртеп җибәрделәр.
Бу мәҗлестә катнашкан шәкертләрнең кайберләре инде үзләре дә укытучылар булдылар. Аларның күбесе, әле дә мәсҗидкә йөреп, белемнәрен үстерәләр, намазга йөриләр.
Вакытында мин оештырган татар ашлары йортында Мәрбия ханым, бер төркем хатын-кызларны берләштереп, “Мин-ниса” оешмасын булдырган иде. Алар арасында Наилә Сабирҗанова да бар иде. Бик матур эшләп килделәр һәм безнең хатын-кызларыбыз арасында, беренчеләрдән булып, гореф-гадәтләребезне, дини йолаларыбызны, туган телне саклау юлында күп көч куйдылар.
Менә бу мәҗлестә катнашучыларның да чын татар хатыннарына гына хас булган киемнәрдән булуы да аларның никадәр дәрәҗәле һәм милли сыйфатларга бай икәнлеген исбатлый бит. Боларның барысы да — Мәрбия ханымның тырышлыгы нәтиҗәләре.
Бу берләшмә төбәгебездә “Ак калфак” оешмасын булдыру юлында да җиңеллек китерде, чөнки безнең хатын-кызларыбызга Мәрбия ханымның да тәрбия орлыгы элгәредән салынган иде.
Хәзер безгә, “Ак калфак” һәм “Мин-ниса” оешмаларын берләштереп, аларның эшчәнлеген көчәйтергә кирәк, дип уйлыйм. Бу эшкә мәктәпне, укучыларның ата-аналарын да җәлеп итсәк, эшләр тагын да җайлырак булыр иде.
Самар төбәгендә итагатьле, дәрәҗәле хатын-кызларыбыз бик күп. Аларны берләштереп, төбәгебездә милләтебезнең элитасын тупларга кирәк. Ишеткәнемчә, мондый берләшмә әле Татарстанда да юк. Бу юнәлештә Кадрия ханым Идрисова актив эшли.
Татар хатын-кызларының үз милли формасы булырга тиеш. Аларның яулыгы, киеме үзләрен танытып, ерактан күренергә, башкаларныкыннан матуррак, тыйнаграк булырга тиеш.
Халыкта хәзер киенү мөмкинлекләре күп, тик аларны матур һәм милләтебезне бизәрлек итеп куллана белергә кирәк. Бу инде милләтебезнең үсеш стратегиясенең бер мөһим бүлеге, дияргә дә була.
Разия ӘЮПОВА.

Добавить комментарий